Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 Май 2023, 10:56

Сезнең дә буыннарыгыз шыгырдыймы?

Табиб Агапкин бу хакта үз фикерен әйткән. 

athletic-store.ru
Фото:athletic-store.ru

Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин  “Россия 1” телеканалында барган “О самом главном” тапшыруында буыннар шыгырдавы хакындагы имеш-мимешләрне кире какты. Белгеч русиялеләрдә киң таралган бу гадәтне норма дип атады һәм аның буннар өчен зыяны юк, диде.

Тапшыру студиясенә  кунакка килгән хатын, киресенчә, буыннар шыгырдавы – нормадан тайпылыш, дигән фикерен әйткән. Әмма Агапкин бу ялгышлыкны кире кага һәм буыннарны шыгырдату гадәте сәламәтлеккә зыян китерми, дип белдерә. “Чынында, буыннардагы шыгырдау – норма, чөнки ул буыннар сыекчасында эрегән газларны арындыру ысулы булып тора”, – ди табиб. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: