Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 Май 2023, 15:14

Язгы ашъяулык

Яз көне нинди витаминлы салатлар ашарга киңәш ителә?

Язгы ашъяулык
Язгы ашъяулык

Яз көне нинди витаминлы салатлар ашарга киңәш ителә?

 

Беренче кыяклар, яфраклар күренде. Алар арасында безгә күптән таныш

витаминлы дуслар балкып утыра. Әнә, кычыткан баш калкыткан, күкебаш... Яшь кычытканнан файдалы салат әзерләгез! Бу витаминлы ризык бик тәмле килеп чыга.

Безгә берәр бәйләм яшь кычыткан, яшел суган һәм петрушка, ике пешкән йомырка, ике кашык каймак һәм тәменчә тоз кирәк булыр.

Кычытканны дуршлаг өстенә куеп, өстенә берничә тапкыр кайнап чыккан су коеп алыгыз. Суы агып беткәч, вак итеп турагыз.

Яшел суган белән петрушканы, йомыркаларны да вак итеп турагач, барысын бергә кушып, тоз, каймак салып бутагыз.

Салатның файдалы сыйфатлары югалмасын өчен аны әзерләгәч тә ашап кую хәерле.

 

Фото: podacha-blud.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: