Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 Май 2023, 15:20

Картаерга ашыкмагыз, дөрес тукланыгыз

Болгар борычы өлкәннәр өчен файдалы ризык.

Картаерга ашыкмагыз, дөрес тукланыгыз
Картаерга ашыкмагыз, дөрес тукланыгыз

Болгар борычы өлкәннәр өчен файдалы ризык.

 

Беләсезме, болгар борычы өлкәннәр өчен бик файдалы яшелчә.

«Москва 24» телеканалы эфирында чыгыш ясаганда табиб-диетолог Михаил Гинзбург бу продуктның өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә файдалы йогынты ясавын, шул ук вакытта атеросклероз, подагра, диабет һәм гипертония кебек авыруларны кисәтүгә  ярдәм итүен билгеләде.

Аның сүзләренчә, болгар борычындагы калий һәм магний йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә бик уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта болгар борычындагы каротиноидлар организмда антиоксидантлар функциясен үти һәм глюкозаның югары концентрациясенең агулы тәэсирен кисәтә.

Болгар борычының башка файдалы үзлекләреннән Гинзбург аның азык җепселләренең шикәрне үзләштерү сәләтен билгеләп үтә.

Фото: pokuschai.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: