+18 °С
Болытлы
Тәүлегенә ничә әстерхан чикләвеге ашарга?
Белгечләр көненә 35гр чикләвек ашарга киңәш итә. Теләсә кайсы азыкны, хәтта бик файдалысын да чамадан тыш ашарга кирәкми. Әстерхан чикләвегенең энергетика кыйммәте югары (100 граммында 650 ккал якын) һәм майлар күп булу сәбәпле, артыгы бавыр, ашказанына зыян салырга мөмкин.
Моннан тыш, әстерхан чикләвеге аллерген азык. Күп ашасаң — аллергия реакциясе башланырга да мөмкин. Шулай ук артыгын ашау симерүгә китерә.
Фото: parfum-asmodeus.ru