Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 Май 2023, 14:18

Тычкан чире адым саен сагалый

Башкортстан – тычкан чире буенча илебез киңлегендә иң уңышсыз төбәкләрнең берсе булып санала...

Тычкан чире адым саен сагалый
Тычкан чире адым саен сагалый

Башкортстан – тычкан чире буенча илебез киңлегендә иң уңышсыз төбәкләрнең берсе булып санала. Республикада вирусның берьюлы ике хәвефле штаммы: авыр Пуумала көнбатыш Европа штаммы (аның белән күбрәк шәһәр халкы чирли) һәм көньяк Добрав штаммы янәшә атлый. Анысы, нигездә, авылда яшәүчеләрдә ешрак очрый.

   “Бөер синдромлы геморрагик бизгәк” кебек авыр һәм катлаулы чирне кимерүчеләр таратуын барыбыз да яхшы белә. Чир тәүге тапкыр  узган гасыр урталарында теркәлгән булган.                         Исегезгә төшерегез әле, барыбызның да кимерүчеләрдән зарар күргән туганы яки танышы бар. Кемдер тычкан чиреннән хәтта  үлеп китә, кемнеңдер сәламәтлегенә шул вакытта зур зыян килеп кала...

   -Бөер синдромлы геморрагик лихорадка белән бәйле хәлләр безнең Башкортстанда уңышсыз, хәвефле дип исәпләнә. 2022 елда 3000нән артык кеше бу инфекцияне эләктергән,- дип хәбәр итә безгә “Роспотребнадзор”ның БР буенча идарәсе белгечләре. - Болар, нигездә, барсы да эш яшендәге кешеләр. Шулар арасында 17 яшькә кадәрге балалар да шактый, ягъни7,5 процент чамасы.

   Күптән түгел без талпан энцефалиты авыруы хакында язып чыктык. “Әлеге чирне эләктермәс өчен белгечләр вакцина ясатырга киңәш бирә”, дигән сүзләр бар иде материалыбызда.

   Күп тә үтмәде, редакциябезгә Дүртөйле районыннан Рафаэль абый шалтыратты һәм: “тычкан чиреннән кайда вакцина эшләтергә мөмкин икән?” дигән сорауны бирде. Моннан берничә ел элек аның Туймазыда яшәүче туганы бу чир нәтиҗәсендә вафат булган, ә Уфада яшәүче икенче бер танышы, тычкан чире аркасында, сукыр кала язган икән. Мондый тарихлар тормышта шактый. Геморрагик лихорадка аркасында бөере эшләүдән туктаган, хәтта ул көчәеп (вакытында тиешенчә дәва алмаган очракта) акылдан язган кешеләр, хәтта вафат булучылар турында да ишетелгәләп тора.

   Ә Рафаэль абыйга борчулы хәбәр җиткерәбез: тычкан чиреннән бүгенге көнгә кадәр вакцина уйлап табылмаган, шунысы бик тә аянычлы.

   Әйткәндәй, шушы көннәрдә генә республикада тычкан бизгәге чире иң күп теркәлгән 4 районны атадылар...

   Белгечләр әйтүенчә, бу авыруның тиз таралуы дүрт районда: Уфа, Благовещенск, Ярмәкәй һәм Мишкәдә күзәтелә икән. Башка районнар белән чагыштырганда, бу якларда чирләү очраклары республика буенча ике тапкыр һәм аннан да күбрәк теркәлә.

  Русия буенча алганда, ел саен илдә җиде меңнән артык кеше тычкан чире, ягъни бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авырый. Әлеге инфекцияне эләктермәс өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк һәм авыруның билгеләре нинди?

Фото: grizun-off.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: