Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 Май 2023, 15:08

Аракыга бәйлелектән коткарачакмы?

Димәк, әгәр без бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак...

Аракыга бәйлелектән коткарачакмы?
Аракыга бәйлелектән коткарачакмы?

   Галимнәр белдерүенчә, спиртлы эчемлекләргә бәйлелек баш миендәге аерым юлларның чамасыз активлыгы белән бәйле. Димәк, әгәр без бу юлларны япсак, аракыга бәйлелек тә юкка чыгачак...

    Америка галимнәре эчкечелекне дәвалауда яңа ысул уйлап тапкан. Алкоголь куллану белән бәйле тайпылыш, чынлыкта, хәтернең өйрәнү һәм эше процессы. Алкоголь – ул бүләк һәм хәтта без аны кабул иткән урынны бу бүләк белән бәйле күз алдына китерергә өйрәнәбез,- ди тикшерүләр авторы, неврология профессоры Дорит Рот.

   Профессор  әйтүенчә, эчкечелеккә бирелгән авыруларны коткару ике яңа молекуладан тора икән. Аларны эшкә җигү – фильтр кебек эш итә һәм баш миенә патогеннарны һәм потенциаль зыянлы матдәләрне кертми. Әлеге вакытта яңа ысул өстәмә тикшеренүләр үтә, озакламый аны киң практикада куллана башларга җыеналар. Эшләр болай барса, эчкечелек зәхмәтенән котылу юллары ачылыр иде инде.

Фото: sport-express.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: