Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 апрель 2023, 12:48

Алма ашагыз, беркайчан да үлмәссез

Тик алманы төсенә карап сайлыйбыз.

Алма ашагыз, беркайчан да үлмәссез
Алма ашагыз, беркайчан да үлмәссез

Төрле төстәге алмаларның үзләренең файдалы үзенчәлекләре бар икән, аларны сайлаганда бу факторны исәпкә алу мөһим. Яшел алмалар - иң диетик һәм аллергиклар өчен файдалы. Алар шулай ук зарарлы бактерияләр үсешен баса һәм ашкайнатуны яхшырта алалар. Кызыл алма күзәнәкләрне вакытыннан алда картаюдан саклый ала. Кызыл алмаларның тышы С витаминына бай, бу йөрәк-кан тамырлары авыруларында ярдәм итә ала. Сары алмалар бавыр һәм үт куыгы эшен яхшыртырга мөмкин. Көненә бер алма - сәламәтлек нигезе икәнен онытмагыз! Озын гомер белән мактанырга хокуклары булган плма ашаучы абхаз халкы әйтмешли, "Көненә бер генә алма булса да ашагыз һәм сез беркайчан да үлмәячәксез". Ул аларны хәзер дә шул килеш ашый, шулай булгач, бәлки, безгә дә сынап карарга кирәктер!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: