Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 апрель 2023, 10:16

Республикага куркыныч инфекция йоктырып кайтканнар

Аны йоктырмас өчен нишләргә?

Республикага куркыныч инфекция йоктырып кайтканнар
Республикага куркыныч инфекция йоктырып кайтканнар

Республикада мәкерле тропик авыру очраклары теркәлгән. Төбәкнең Роспотребнадзорында хәбәр итүләренчә, 2022 елда читтән кергән малярия очраклары теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу бер очракка кимрәк. Чирне котыртучылар - тропик малярия, 4 көнлек малярия, малярия-овале. Ике очракта авыру - Үзәк Африка Республикасыннан, бер очракта Чад Республикасыннан кертелгән. 

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы 2021 елның май һәм март айларында республика халкы арасында тропик малярия йоктыру очраклары теркәлгән иде. 

Инфекцияне Занзибарда ялда йоктырган пациентларның берсе үлгән иде. Инфекция йоктыруның 4 очрагы (шул исәптә бер үлем очрагы да) да республикага Көнчыгыш Африкадан кертелгән. Анда баруның максаты - туризм. 

Ведомствода кисәтүләренчә, тропик һәм субтропик илләргә турлар оештыручы агентлык һәм фирмалар туристларга бу илләрдә малярия йоктыру куркынычы хакында сөйләргә тиеш. 

Инфекция йоктыруны профилактикалау өчен чит илгә барырга бер атна кала маляриягә каршы препаратлар эчә башларга кирәк һәм моны анда да, кайткач та бер ай дәвам итәргә. Препаратларны кайсы илгә баруга карап сайларга киңәш ителә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: