Сәламәтлек
19 апрель 2023, 10:45

Талпан, талпан, һич тынгы бирмисең...

Беркөнне районнан икетуган апам шалтырата: “бакчага алып барсагыз да, матуркай песиегезне урамга чыгара күрмәгез, сеңлем, талпаннар ябышыр үзенә”,- ди. Баксаң, үзләренең урамда йөргән мәчесеннән шул көнне 5 талпан алганнар икән...

Талпан, талпан, һич тынгы бирмисең...Талпан, талпан, һич тынгы бирмисең...
Талпан, талпан, һич тынгы бирмисең...

Беркөнне районнан икетуган апам шалтырата: “бакчага алып барсагыз да, матуркай песиегезне урамга чыгара күрмәгез, сеңлем, талпаннар ябышыр үзенә”,- ди. Баксаң, үзләренең урамда йөргән мәчесеннән шул көнне 5 талпан алганнар икән...

   Кичә бер танышым да сөйләп торды: безнең якларда хәзер, элекке урман талпаннары белән беррәттән, Ырынбур ягыннан кергән үлән талпаннары да очрый башлаган икән. Алары, имеш, тагын да зуррак куркыныч белән яный...

   Урамда –ямьле, кояшлы апрель ае, һәркемнең күбрәк табигатьтә буласы, кинәнеп саф һава сулыйсы килә. Ләкин апрель башында ук уянган ач талпаннар торган саен ныграк активлаша бара һәм күпләрне элеккечә урман-күлләр янына ашкынудан тыеп тора. Чөнки бу кечкенә бөҗәкләр булган җирдә талпан энцефатиты кебек куркыныч чир сагалый адәм баласын.

    Талпаннар кешеләргә генә түгел, йорт хайваннары өчен дә зур хәвеф тудыра. Мәсәлән, соңгы елларда талпаннарның урман киекләрен изалавы, аларның күпләп үлеменә сәбәпче булулары турындагы хәбәрләр ишетелгәли башлады. Алар аеруча кыр куяннарын харап итә икән...

   Талпаннар нәрсәсе белән куркыныч һәм алардан ничек сакланырга? Әгәр урман бете тешләгән икән, кайда мөрәҗәгать итәргә? Кызганычка каршы, соңгы елларда талпаннар урман һәм яланнарда гына түгел, ә шәһәр паркларында да еш очрый башлады. Ә аларга карата язгы эшкәртүләр үткәргәнче, гадәттә, җәй башлана, шуңа да апрель-май айларында  талпаннан тешләнүчеләр саны арта бара.

              Башкортстанда эшләр ничек тора?

   Башкортстанда ел саен ким дигәндә 10-20 мең кешене талпан тешли. Бу хакта безгә Роспотребнадзорның республика идарәсе хәбәр итә. Әйткәндәй, үткән елда республикада вируслы энцифалит белән чирләүнең 28 очрагы теркәлгән, шуларның җидесе – 17 яшькә кадәрге балалар. 2021 елда исә бу чирне 16 кешедә (шул исәптән, бер балада) ачыклаган булганнар.

   Үткән елда 10 районда чир чыганагы теркәлгән. Талпан энцефалиты иң еш очраган төбәк – Белорет районы, анда 12 кеше авыру йоктырган. Шулай ук икешәр очрак – Кыйгы, Салават, Дуван, берәр очрак – Балтач һәм Караидел районнарында теркәлгән булган.

   Быел талпаннарның активлыгы март ахырыннан ук башланды. Роспотребнадзор талпан энцефалиты зуррак куркыныч янаган 42 районны атады. Алар исәбендә Стәрлетамак, Ишембай, Мәләвез районнары да бар.

             Талпан энцефалиты нәрсәсе белән куркыныч?

   Ул күбесенчә үзәк нерв системасына зыян салучы көчле вируслы, инфекцияле авыру. Талпан тешләгән вакытында кеше организмына кан юлларын киңәйтүче һәм авыртуны басучы матдәләр, ә алар белән вируслар һәм микроблар да кертә. Бөҗәкләр инфекцияле чирләрне күчереп йөртәләр. Мәсәлән, паразит  тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз яки күпсанлы таплы талпан чабыткылары белән авырырга мөмкин.
   “Чир, гадәттә, кеше талпанны тартып чыгарырга тырышканда йога. Аның башы өзелә һәм инфекция кеше организмына күчә”, - ди бу уңайдан белгечләр.

                        Вирус безне кайда сагалый?
   Урман бетләре, ягъни талпаннар, үз корбанын урман, парклар һәм бакча участокларында көтә. Ә менә талпан бореллиозын хәтта урман бете тешләвеннән зыян күргән хайваннардан да эләктерергә мөмкин икән. Аны шулай ук урман бетеннән авыру йоктырган хайваннарның кайнатылмаган сөтен эчеп тә йоктыру куркынычы бар. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Русиядә талпан энцефалиты белән авыру буенча иң югары күрсәткечле төбәкләр- Төньяк-Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш.

                        Талпан тешләгәнне ничек белергә?

   Авырттырмыйча гына тешләсә дә, талпан тешләгән урын кызара. Әгәр дә бөҗәк энцефалитлы булса, авыруның билгеләре үзен бер атна узгач кына сиздерә башлый. Ата бет канны тиз суыра һәм төшеп китәргә мөмкин. Анасы исә, әгәр кеше аны вакытында күреп алмаса, 80-100%ка кадәр “үскәнче” тора. Бу 7-14 көн дәвам итә, ягъни талпан инкубация чоры кичерә. Авыру туңып калтырый, аның тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Баш авырту, хәлсезлек, косасы килү, йокысызлык күзәтелә, мускуллар авырта. Бит, муен,күз кызара, кызыша. Алга таба үзәк нерв системасында тайпылышлар хасил була. Бу вакытта талпан энцефалиты менингоэнцефалит, полиомиелит, полирадикулоневрит формаларына әверелә. Кеше саташа, күзенә әллә ниләр күренә, аңын югалта. Ахыр чиктә авыру параличланырга ихтимал. Мондый күңелсезлекләрдән саклану өчен, беренче билгеләр күренүгә үк хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Кеше тиз арый, аның башы авырта, мускуллары сызлый, ул бик хәлсезләнергә мөмкин. Талпан кереп калган булса – ул урын шешә, тәндә бөҗәк үзе дә үсә.
   Талпан тешләгәч, селәгәе аша аның вируслары кешегә күчә.Талпан энцефалиты үзәк нерв системасын зарарлый, нәтиҗәдә, кешенең гомерлек инвалид  булып калуы мөмкин. Бөтен талпан да энцефалитлы дигән сүз түгел, шулай да кадалган бөҗәкне лабораториядә тикшертү кирәк, ди белгечләр.

                               Иң мөһиме - саклану

   -Табигатьтә ял иткәндә үләнгә ятмагыз, - дип киңәш итә белгечләр. - Агачлы урыннарга барганда талпан кермәслек итеп киенегез. Ул күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, корсакның аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк. Дача, парк яки урманга җыенганда гәүдәне, кул-аякларны каплаган аксыл төстәге кием кияргә кирәк (анда каракучкыл талпан яхшырак күренә). Чалбарның балагын аяк киеменә кертеп кию, муенны, мәсәлән, яулык белән каплау яхшы. Талпаннар сезонында баш киемсез йөрергә киңәш ителми.

   Урманга барганда киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән, талпаннардан да саклый торган махсус репеллентлар сиптерү дә нәтиҗәле чара, ди белгечләр. Алар белән гәүдәнең ачык өлешләрен һәм киемне эшкәртәләр. “Игътибар! Препаратларны куллану алдыннан аларның инструкциясе белән танышырга кирәк. Талпан энцефалитының табигый чыганагы янында булган һәр кеше бөҗәкләрнең активлык вакытында вакыт-вакыт үзенең киемен һәм гәүдәсен тикшереп торырга тиеш”, - ди Роспотребнадзор белгечләре .
                         Прививка ясату кирәкме?

   Бүгенге көндә талпанга каршы прививка илкүләм календарьдагы вакциналар исемлегенә кертелмәгән. Шуңа да аны ясату мәҗбүри түгел. Вакцинаны ясату  талпаннар эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы, урманчылык, геология өлкәсендә эшләүчеләргә, аучыларга тәкъдим ителә. Гомумән, теләгән һәр кеше, табиб белән киңәшләшеп, аны ясата ала. Табиблар исә шулай ук талпаннардан күчкән авырулар киң таралган төбәкләргә ял итәргә яки эшкә баручыларга махсус прививкалар ясатырга киңәш итә.

  Вакцинаны ике тапкыр ясаталар. Планлы прививка салдырсаң, беренчесен – көз көне, икенчесен яз айларында ясыйлар. Тәэсире өч елга җитә. Ә кичектергесез рәвештә вакцина кирәк булганда, прививканы ике атна аралык белән ясыйлар.

    Талпан энцефалитына каршы прививканы табиб консультациясеннән соң гына, поликлиника, медсанчасть, сәламәтлек саклау пунктларында ясатып була. Прививкалар курсын хәвефле урыннарга чыгарга ике атна кала тәмамларга кирәк.

                    

  
                                Бет кадалса, нишләргә?

   Талпанның тәндә йөргәне сизелми, шуңа аның кадалганын кеше еш кына тоймый да кала. Әлбәттә, бөҗәкне үзең дә тартып чыгарырга була-булуын, әмма моны бик сак эшләргә кирәк. Чөнки талпанның аяклары, башы тәндә өзелеп калуы бар. Кайсыбер кибетләрдә хәтта талпанны  тәннән чыгарырга булыша торган махсус җайланмалар сатыла.

   Талпан кадалса, иң мөһиме, паникага бирелмәскә! Белгечләр бу очракта паразитны сак кына тәннән алып, чиста пыяла банкага салырга киңәш итә. Анализга бөҗәк шул банкада килеш тапшырыла. Әгәр талпанны алырга кулыгыздан килми икән, медпунктка мөрәҗәгать итегез.

   Талпандагы энцефалит һәм боррелиоз авыруларын тикшертү түләүле. Бөҗәкне тәннән алганнан соң ярты көн эчендә лабораториягә илтергә кирәк. Авылда исә фелдьшерны чакыртырга була. Талпан тешләгән икән, кан анализы тапшыру да кирәк.

                           Моңа ышаныргамы-юкмы?

  1. Талпан тешләгәннән кеше үлә... Энцефалитлы талпан тешләсә дә, бу һич тә кеше үлә дигән сүз түгел. Башта бөҗәкнең йогышлымы-түгелме икәнен ачыкларга кирәк: барысы да кешенең каны ни дәрәҗәдә агулануына бәйле. Себер, Ерак Көнчыгышта талпан тешләсә – күпкә куркынычрак, ә бездә энцефалитлы талпаннар сирәк очрый.
  2. Талпаннар кеше өстенә биектән сикерә. Дөрес түгел. Алар җирдән 1,5 метрга кадәр генә күтәрелә һәм сикерә белмиләр. Талпан агачтан төшә. Күп вакыт җирдән, үлән арасыннан тәнгә үрмәләп менә.
  3. Тәнгә кадалган талпаннарны май сылап чыгару кирәкми. Чөнки талпанның тәндә өзелеп калу куркынычы бар. Аннары, май белән сылагач, талпан тыгыла һәм селәгәен тәнгә тагын да күбрәк бүлеп чыгара.

      Игътибар! 

  • “БРда гигиена һәм эпидеомология үзәге” (Уфа шәһәре, Шәфиев урамы, 7, тел.: 8 (347) 287-85-23, 8-9270236-32-61) һәм аның филиалларында талпаннарны тикшерәләр һәм аларда талпан энцефалиты һәм боррелияләр булу-булмауны ачыклыйлар.

 

Фото: vetlaba.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас