

Табиб-терапевт Татьяна Романенко русиялеләрне кул-аяк очларында кадап-кадап алу яисә оюның хәвефе турында кисәтә. Табиб сүзләренчә, бу билгеләр шикәр диабетында, вирусларда һәм баш миендәге шеш булганда очрарга мөмкин.
Белгеч сүзләренчә, кул-аякларның кызу, ою, каз тәне чыгу тойгысы еш кына уңайсыз позада озак торганнан соң барлыкка килә. Нерв тукымаларының нормаль эше тергезелгәч тә бу тойгылар үтә. Әмма кайсыбер очракларда нейроннарның тулы куәткә эшләвенә төрле чирләр комачаулый, дип аңлата табиб.
“Шикәр диабетында диабетик нейропатия барлыкка килә, ягъни нерв тукымалары глюкоза белән зарарлана. Бу үз чиратында кул-аякларны оюга, каз тәне чыгуга, кызу тойгысына дучар итәргә мөмкин”, – ди Татьяна Романенко.
Аяк-кулларның сизгерлеген югалту инфекцион авырулар булганда да очрый, анда вируслар нерв тукымаларын зарарлый, шулай ук баш миендә шешләр барлыкка килгәндә дә әлеге билгеләр очрарга мөмкин, дип өсти табиб.
Чыганак: lenta.ru