Сәламәтлек
14 апрель 2023, 11:00

Чирләр үтми, дарулар ярдәм итми...

   Бүген антибиотикларны контрольсез куллану шул чиккә җиткән ки: бактерияләр кайсыбер препаратларга 100 процент каршы тора ала.

Чирләр үтми, дарулар ярдәм итми...Чирләр үтми, дарулар ярдәм итми...
Чирләр үтми, дарулар ярдәм итми...

   Бүген антибиотикларны контрольсез куллану шул чиккә җиткән ки: бактерияләр кайсыбер препаратларга 100 процент каршы тора ала.

   Мәсәлән, цифрофлоксацин кебек бәвел чыгару юлларын дәвалау өчен эшләнгән препаратның хәзер кирәге дә шулкадәр генә икән. Болар хакында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итә.

   Антибиотикларны чамасыз куллану, галимнәр әйтүенчә, соңгы елларда аеруча көчәйде. Коронавирус белән авыручыларның барсына да диярлек, алдан чарасын күрик дип, бактерияләргә каршы дарулар кабул иттеләр. Ә бит ковид вакытында чирнең катлаулану очраклары артык еш күзәтелмәде. Ләкин дарулар чамасыз күп эчелде, хәзер инде әнә шул аркада яңадан-яңа катлауланулар баш калкытып тора. “Ковидтан соңгы” синдром” дигән атамасы да бар аның.

   “Антибиотикны кулланырга ашыкмагыз, ул соңгы чиктә генә кулланыла, бу хакта бер дә онытмагыз”,- ди белгечләр.

Фото: caravan.kz

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас