

Җәяү йөргән саен организм тукымалары кислород белән күбрәк туклана. Күпләр җәяү йөрү аяклар өчен генә файдалы дип уйлый. Ул бөтен организм өчен файдалы. Күп йөргәндә умыртка баганасы тукымалары һәм буыннар ныгый, ни өчен дигәндә, мускуллар киеренкелеге вакытында кан башка вакытта барып җитә алмаган нокталарга кадәр килә. Шуның белән аларны кислородка баета. Тиз йөргәндә, тукымалардан агулы матдәләр һәм шлаклар куып чыгарыла.
Җәяү йөрү организмга ничек тәэсир итә?
-3 минут йөрсәң, кан басымы төшә;
-5 мин саф һавада йөрсәң, кәеф күтәрелә;
-5-10 мин йөрсәң, иҗади уйлау сәләте арта;
-ашаганнан соң 15 мин йөрсәң, кандагы шикәр күләме төшә;
-ашаганнан соң көндәлек 30 мин йөрсәң, авырлык кими;
-40 мин җәяү йөргән өлкән кешедә ишемия куркынычы кими;
-90 мин саф һавада йөрсәң, күңелдәге начар уйлар , депрессия кими.
Яңа гына җәяү йөрергә керешкәндә, баштагы көннәрдә озаграк йөрергә кирәк. Акрынлап адымнарыгызны тизләтә башлыйсыз. Берничә айдан бер минутка 110 адым ясый башлагыз. Иң яхшысы - һәр көнне берәр сәгать йөрү. Йөрергә чыкканда ашказаныгыз буш булу яхшы яки урамга ашаганнан соң сәгать ярым үткәч кенә чыгыгыз. Җәяү йөрергә күнегү өчен ике атна вакыт кирәк. Аннары инде ул сезнең гадәткә әверелә. Йөрү өчен аерым вакыт таба алмасагыз, эштән кайтканда, ике тукталышны җәяү кайтырга тырышыгыз. Җәяү йөрү өчен аяк киеме дә уңайлы булырга тиеш.