

Балалар сәламәтлеге сагында сизгер торучы “Дуслык” санаторие моннан 50 ел элек пульманология авырулары буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларны дәвалау һәм реабилитацияләү буенча махсуслашкан булган.
Хәзер исә 14 яшькәчә балаларда тын юлы әгъзалары авырулары, шул исәптән бронхиаль астма, ашкайнату, терәк-хәрәкәтләнү, эндокринологик системалары, аллергия һәм сәламәтлекнең башка бик күп проблемалары булган балаларга ярдәм күрсәтә. Санаторий заманча медицина аппаратуралары белән җиһазландырылган.
Моннан тыш, санаторийда балалар белән аналар дәвалана алсын өчен “Бала һәм ана” бүлеге эшли.
- Ел саен санаторийда 2600 баланы кабул итәбез. Аларның барсы да дип әйтерлек биредә сәламәтлекләрен яхшыртуга ирешә, - ди баш табиб Светлана Кәримова. - Церебраль паралич авырулы балалар белән мануаль терапия белгече шөгыльләнү нәтиҗәсендә хәрәкәтләнү сыйфаты сизелерлек арта.
Биредә шулай ук шикәр чирле балалар өчен махсус заездлар оештырыла, чирне кисәтү, җиңү өстендә күп эшләр алып барыла. Гомумән, “Дуслык” бүген – шикәр чире мәктәбе дә. Биредә педиатр, эндокринолог шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту буенча күп кенә файдалы киңәшләр белән ярдәм күрсәтә.
Шулай ук бездә сирәк очрый торган авырулы балаларга махсус заездлар оештырыла. Дәвалану белән беррәттән балалар белән төрле бәйрәмнәр, викториналар, уеннар, мастер-класслар оештырыла...
Кыскасы, ярты гасыр тупланган тәҗрибәгә таянып эшләү дәверендә, биредә эшне кечкенә пациентларның сәламәтлеген кайгыртып, яңылыкларны кулланып, оештырырга тырышалар.