Сәламәтлек
9 апрель 2023, 19:29

Талпан кадалса, нишләргә?

Яз җитү белән талпаннар уяна. 

antiplankton.ruantiplankton.ru
Фото:antiplankton.ru

Тәнгә кадалган талпанны ничек дөрес итеп алырга икәнлеген Мәскәүнең Роспотребнадзоры аңлата.

Ведомствода белдерүләренчә, бу очракта иң яхшысы – табибка мөрәҗәгать итү. Әгәр инде кеше талпанны үзаллы алырга карар иткән икән, бу очракта бик сак булу таләп ителә. Иң мөһиме – талпан кадалган вакытта аның  тәнгә үтә дә каты ябышкан борынын өзмәскә.

Тәүдә талпанны  пинцет  яисә чиста марля белән уралган бармаклар ярдәмендә бөҗәкнең авыз аппаратына мөмкин кадәр якынрак эләктереп алырга. Талпан тешләгән урынга катгый перпендикуляр рәвештә тотып, талпанның гәүдәсен үз күчәре тирәсендә борып,  тәннән алырга. Аннары тешләнгән урынны яхшылап дезинфекцияләргә һәм кулларны юарга. Тәннән алган талпанны аның вирус белән зарарланганмы, юкмы икәнен белер өчен,  лабораториягә тикшеренүгә илтергә кирәк. 

Чыганак: Moslenta.ru

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас