Сәламәтлек
9 апрель 2023, 06:39

Кыздырыргамы, әллә пешерергәме?

   Сүз йомырка турында бара...

Кыздырыргамы, әллә пешерергәме?Кыздырыргамы, әллә пешерергәме?
Кыздырыргамы, әллә пешерергәме?

Сүз йомырка турында бара...

   Йомырканың кеше организмы өчен файдалымы, әллә зыянлымы икәне турында сүз күптәннән бара. Кемдер анда холестерин күп, шуңа атнага берне ашау да җитә дип исәпли, кемдер көн саен бишне ашасаң да зыяны юк дип ышана.

   Галимнәр, соңгы чорда үткәргән тикшерүләргә нигезләнеп, “көн саен ике йомырка ашауның файдасы, зыянына караганда, күбрәк”, дигән фикерне әйтә.

   Йомыркада, беренчедән, безнең өчен гаять мөһим булган аксым күп. Ул ашкайнату системасына ярдәм итә. Икенчедән, анда кергән витаминнар һәм микроэлементлар саны кул бармакларына гына сыя торган түгел. Мәсәлән, йомыркадагы А витамины күз күрүен яхшырта, мөгез челтәрен ныгыта, катарактаны булдырмаска ярдәм итә.

   Белгечләр йомырканы түгәрәк килеш пешереп ашарга киңәш итә. Ә кыздырып ашарга яратучыларга моны атнасына ике тапкырдан да арттырмаска киңәш итәләр.

Фото: edimdoma.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас