

Моны беләсезме?
Әрекмән яфрагы суты яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Белгечләр әрекмән сутын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала бер бал кашык эчәргә куша. Курс – бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.
Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, көненә өч тапкыр аны эчәргә онытмаска кирәк.
Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.
Фото: