Сәламәтлек
4 апрель 2023, 10:14

Нарат күркәсе күренде

Аны ничек ясыйлар?

Нарат күркәсе күрендеНарат күркәсе күренде
Нарат күркәсе күренде

Аны ничек ясыйлар?

 

Ул баш авыртуыннан, баш әйләнүдән файдалы. Кан куерса, кешегә тиешле күләмдә кислород җитми башлый. 4-5 нарат күркәсен ярты литр аракыга салып куеп, ике атна тотарга кирәк. Аннары көненә өч тапкыр, берәр кашык, чәйгә кушып эчәргә киңәш ителә. 10 көн эчеп, 10 көн ял итегез. Нарат күркәсе баштагы нечкә генә капиллярларны да ача.

Нарат ул - фитонцид үсемлек булган мәңге яшел агач. Фитонцидлар - бактерияләр һәм гөмбәләрнең үсүен тәэмин итүче биологик актив матдәләр, һәм алар нарат күркәләрендә күп санлы. Озынлыгы 4 см дан артмаган яшь күркәләр алу мәслихәт. Нарат күркәсеннән кайнатма, барыннан да элек, сулыш органнары авыруларын, бронхитлар, плевритлар, пневмония, бронхиаль астма, туберкулез, шулай ук грипп һәм салкын тиюне дәвалау өчен кулланыла. Тәүлегенә ике аш кашыгы кайнатма - дәвалауны тәэмин итәчәк. 
Нарат күркәләре ашказаны секрециясен көчәйтә, шуңа күрә аларны ашкайнату юллары белән бәйле проблемалары булган, шул исәптән язва вакытында да кабул итәләр.

Бу төр варенье кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә, сидерүче чара булып та тора. Күркәләрдә антиоксидантлар бар, алар ирекле радикалларны организмнан чыгара һәм яман шешкә каршы көрәшергә сәләтле.

 Нарат күркәләреннән вареньены шулай ук теш казналыгында авырулар булган очракта, авыруга каршы торучы чара итеп файдаланырга мөмкин. 
Үзенең бай составы аркасында, чыршы күркәләреннән ясалган кайнатма ялкынсынуга каршы, микробларга каршы һәм авыртуны баса торган үзлекләргә ия.

 Ул салкын тигән очракта, бронхит, пневмония, ангина, уретрит, цистит, остеохондрозны дәвалаганда алыштыргысыз. Бу продукт иммунитетны күтәрүгә ярдәм итә һәм инфаркт яки инсультлардан соң йөрәк һәм кан тамырларын торгызганда кулланыла. 
Әмма әлеге төр продуктны чамадан тыш күп кулланырга кирәкми - тәүлегенә 2 кашык кайнатма ашап кую җиткән. Аны 60 яшьтән соң олыларга, йөклелек, бала имезгән вакытта, гепатит белән чирләгән вакытта, кулланырга ярамый. 
Чыршы һәм нарат күркәләреннән варенье кайнатабыз. Моның өчен 1 кг яшь күркәне 3 литр су салып 4 сәгать пешерәбез. Шуннан соң күркәләрне кайнатмадан сөзеп алабыз, бирегә 1 кг шикәр өстибез дә, гадәти варенье кебек, ике тапкырга бүлеп пешерәбез. 
Күркәләр кайнатмасын ике төрле ысул белән пешерергә була. 1 кг күркәне 15-20 минут кайнатырга, аннары 1 кг шикәр һәм 2 стакан кайнатмадан сироп ясап, анда күркәләрне салырга, шуннан соң тагын 30 минут пешерергә. Икенче ысул: 1 кг күркәгә 1 кг шикәр һәм 2 литр су алырга. Күркәләрне салкын суга урнаштырырга һәм бер тәүлек шунда төнәтергә, суын агызырга, ә күркәләрне ачылганчы, куе шикәр сиробында кайнатырга.

Фото: sotkasada.ru

Нарат күркәсе күренде
Нарат күркәсе күренде
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас