Кайсы чакта зур проблемаларны булдырмау өчен кечкенә нәрсәләрне башкару да җитә...
- Томау башланып кына килгәндә, әгәр моңа грипп кушылмаган булса, ярты стакан суга 5 тамчы йод тамызып эчү ярдәм итә.
- Шпора булып, үкчә авыртканда, шулай ук ревматизмнан, буыннарга тоз утырганда сирень чәчәгеннән файда табалар. Моның өчен киптерелгән чәчәкләрне 1:10 күләмендә 40 градуслы спиртка салалар, әйбәтләп ябылган савытта 8-10 көн тоталар. Шуннан көнгә 2-3 тапкыр 30ар тамчы эчәләр. Бер үк вакытта авырткан урынга компресс куялар.
- Кан басымы күтәрелүдән күпләр иза чигә. Дару эчеп, аның төшкәнен көтеп торганчы, колакларга массаж ясарга була. Аны ике колакка да бер вакытта: колак яфракларына – астан өскә, аннан соң колак эченә өстән аска табан ясарга кирәк. Көн саен бу массажны 5-6 мәртәбә эшләсәгез, кан басымыгыз нормаль хәлгә килер.
Фото: abekker.ru