

Бүген Башкортстанда яңа йөрәкле 80 кеше яши.
Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева әйтүенчә, Башкортстанда йөрәкне күчереп утырту 2013 елдан башланган. 39 пациенка йөрәк трансплантациясен республика табиблары ясаган.
“Йөрәк күчереп утырту бик җитди чирләр булганда эшләнә. Операция үзе авыр түгел, 3-4 сәгать бара. Һәм ул тулысынча бушка эшләнә. Бездә йөрәк күчереп утыртуны көтүчеләр исемлеге бар: операция кемгәдер –үзебездә, кемгәдер федераль үзәкләрдә ясала”, – ди Ирина Николаева.
Аның әйтүенчә, трансплантациядән соң кеше тулы тормыш белән яши башлый. Кайсыберләрнең хәтта балалары да туа. Замана могҗизасы инде бу!