Сәламәтлек
29 март 2023, 09:35

“Кайчан дарулы булырбыз?”

Башкортстанда  чит илдән кайтарылган дарулар аркасында чаң кагалар.

“Кайчан дарулы булырбыз?”“Кайчан дарулы булырбыз?”
“Кайчан дарулы булырбыз?”

     Башкортстанда  чит илдән кайтарылган дарулар аркасында чаң кагалар,  чөнки пациентлар табиб билгеләгән  даруларны таба алмыйлар.

    Башкортстан Башлыгының социаль челтәрдәге битенә Люция исемле ханым болай дип зарланган:

     “Табиб билгеләгән даруның аналогын берничә мәртәбә генә алдым, хәзер анысын да бирмиләр. Иглинда дарулар белән тагын проблема. Нигә тәэмин итмиләр? Ни шикәр чиреннән дару юк, ни тын кысылганнан. 1-2 тапкыр бирделәр дә, шуның белән бетте. Алары да кирәклесе түгел. Тын кысылганнан “Серетид Мультидиск-50/500” ала идем. Республика клиник дәваханәсе табиб-пульмонологы 60 доза билгеләде. Ләкин миңа бөтенләй башка составлы препарат бирделәр. Ә соңгы 2 айда бернинди дару да алмыйм.

    Сүзләр таба алмыйм! Астмадан дарусыз утырам. Кайчан тиешлесен бирерсез? Пенсионерларны мыскыл итүдән туктагызчы”.

     Дарулар җитмәү үзен сиздертә, шул аркада проблемалар да килеп чыга.  “Башкортстанда картлар өчен интернатларда, шул исәптән психоневрологик диспансерларда санкцияләр аркасында дарулар белән тәэмин итү проблемасы килеп чыкты. Шул сәбәпле пациентларның табибларга һөҗүм итү очраклары күзәтелә”, - диде республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова  тематик түгәрәк өстәл барышында.

      Министр әйтүенчә, дарулар җитешмәве пациентларны дәвалау процедурасына ярыйсы ук тискәре йогынты ясый: әгәр алар социаль учреждениеләргә тотрыклы хәлдә килсә, арытабан дарулар җитмәгәнлектән күбесе адекватлыкны югалтып, ачуларын социаль учреждение хезмәткәрләренә юнәлтә башлый. “Үткән ел, мәсәлән, Благовещен, Бүздәк, Краснокама һәм башка район интернатларында табибларга һөҗүм итү очраклары теркәлде”, - дип ачыклык кертте Ленара Иванова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас