Сәламәтлек
27 март 2023, 05:17

Озаграк яши башлаганбыз

Сәбәбе нидә икән, беләсе иде. 

dev.portofranko-vl.rudev.portofranko-vl.ru
Фото:dev.portofranko-vl.ru

2022 ел нәтиҗәләре буенча Русиядә гомер озынлыгы  72,76 яшь (2021 елда – 70,1 яшь) тәшкил иткән. Ил тарихында моңача теркәлмәгән рекордлы гомер озынлыгы  турында Росстатка сылтама белән  РБК хәбәр итә.

"Еллык үсеш 2,66 ел тәшкил иткән, бу – 90нчы еллар башыннан бирле иң югары күрсәткеч. Росстатның якынча мәгълүматлары шуны раслый", – дип яза басма.

РБК билгеләвенчә, моңа кадәр Русия тарихында гомер озынлыгы артуы беркайчан да 1,3 елдан ашмаган. Бу күрсәткеч 1996 һәм 2006 елларда теркәлгән.  Ә инде 2020 һәм 2021 елларда  (пандемия һәм аннан соңгы елда)  илдә бөтенләй гомер озынлыгы кимүе күзәтелде. 2020 елда гомер озынлыгы – 1,8, 2021 елда тагын 1,4 елга кимегән.

Ул гына түгел,  дип яза РБК. Росстатның мәгълүматлары властьларның якынча фаразларына караганда  да өметлерәк булып чыккан. Мәсәлән, Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ел нәтиҗәләре буенча илдә гомер озынлыгы 2,3 елга арткан, дигән иде. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас