

Югары кан басымыннан җәфаланганда даруны тел астына кабарга кирәкми, ди табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников. Югары кан басымын шул рәвешле дәвалаудан баш тартырга ул “Россия 1” каналындагы тапшыруында киңәш итә.
“Кан басымы күтәрелгәндә дару төймәсен тел астына капмагыз, ул бик тиә тәэсир итә, кан басымын “җимереп” төшерә. Системалы кан басымы төшә, бөерләрдә кан басымы төшә, йөрәктә, башта – бу инфарктка китерергә мөмкин”, – дип кисәтә Мясников.
Ул гипертонияне дәвалауның башка төрләрен атады: диета тоту, рациондагы тоз күләмен чикләү һәм физик нагрузкалар. Кан басымы күтәрелде икән, табиб тынычландыручы дару эчеп, ятып торырга киңәш итә. Дарулар белән дәвалауга караганда бу ысул нәтиҗәсезрәк булырга мөмкин, әмма ул хәвефсезрәк.
Чыганак: Moslenta.ru