Сәламәтлек
26 март 2023, 09:53

Бу азыклар тромб өзелү куркынычын киметә

Аларны ешрак ашагыз. 

Бу азыклар тромб өзелү куркынычын киметәБу азыклар тромб өзелү куркынычын киметә
Бу азыклар тромб өзелү куркынычын киметә

Тромб —  кан тамырында яки йөрәк куышлыгында барлыкка килә торган кан төере. Тамырның эчтән ертылуы яки зарарлануы, гадәттә, холестерин тупланган урыннарда була. Холестерин җыелу озак дәвам итә, кеше бу процессны сизми. 55 яшьтән өлкән ир-атлар, 65 яшьтән зуррак хатын-кызлар риск төркеменә керә.

Профилактика турында сөйләгәндә, тромблардан сакланырга кирәк дип әйтү дөрес түгел. Кан тамырларын холестерин җыелудан сакларга кирәк, дип киңәш итә табиблар. Бу киңәшләр һәр кешегә дә яхшы таныш: күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау, су эчү, физик активлык, алкогольдән тыелу, стресслардан саклану.

Белгечләр тагын шундый киңәшләр бирә:

Көненә 7 грамм куркума кулланганда тромб өзелүе ихтималы 20-25 %ка кими.

Киви. Көненә ике киви ашасаң, тромбоз ихтималы 30% ка кими.

Миндаль чикләвеге. Ул Е витаминына бай, бу да тромбоцитлар ябышу куркынычын киметә. Организмны Е витамины белән тулыландыру өчен көненә 55 грамм миндаль ашау җитә.

Фото: guruspa.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас