Сәламәтлек
25 март 2023, 06:03

Сату сөте никадәр зыянлы икәнен беләсезме?

Сату сөте никадәр зыянлы икәнен беләсезме?Сату сөте никадәр зыянлы икәнен беләсезме?
Сату сөте никадәр зыянлы икәнен беләсезме?

Көндәлек рационда сөт, сөт ризылары булырга тиешлеген беләбез, әйе. Ләкин кайбер кешеләр, майлылыгы киметелгән сату сөте эчеп, фигурага зыян китермичә генә кирәкле витаминнар алам дип уйлый. Ләкин бу алай түгел.

Сәбәбе шунда ки, сөт майсызландыру процессын узгач, аның файдалы матдәләре дә калмый. Моннан тыш, күпчелек җитештерүчеләр аңа коры сөт өстиләр, ә анда зарарлы холестерин күп. Ул атеросклероз китереп чыгару һәм йөрәк өянәге куркынычын арттыра. Шуңа күрә, җәмәгать, иң файдалысы, әлбәттә, авыл сөте!

Сәламәт булыгыз!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас