Сәламәтлек
24 март 2023, 10:25

Эчәр суыбыз нинди ?

Яки ни өчен илдә11 миллионга якын кеше начар сыйфатлы су эчәргә мәҗбүр?

Эчәр суыбыз нинди ?Эчәр суыбыз нинди ?
Эчәр суыбыз нинди ?

22 мартта Бөтендөнья су көнен билгеләделәр. Җир шарының күп өлеше су белән капланса да, эчәргә яраклы суның күләме елдан-ел кимүгә таба бара. Дөнья күләмендә су көнен билгеләү нәкъ эчәр

суыбызны сакларга кирәклегенә, аның тиздән җитми башлавына игътибарны җәлеп итү өчен кирәк.

“Экология” милли проектына караган “Чиста су” федераль проектын тормышка ашыруны күзәтү кысаларында РФ Хисап палатасы тикшерүләр үткәргән. Ул шуларны ачыклаган: хәзерге вакытта Русиядә 12 миллион кеше үзәкләштерелгән су челтәре белән тәэмин ителмәгән, 11 миллионы түбән сыйфатлы су кулланырга мәҗбүр!

Иң начары – суның бөтенләй булмавы яисә аның эчәргә яраксыз булуы, әлбәттә. Башкортстанда якынча 8 мең күл һәм 12 меңнән артык зур һәм кечкенә елгалар бар. Шул ук вакытта, республика халкының су белән тәэмин ителүе Русиядәге уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белдерүенчә, республикада 15 мең 587 чакрымга сузылган су челтәре һәм 2 мең 229 су җыю ноктасы эшли. Аларның 69 проценты тузган. Бүгенге көндә республиканың 16 район һәм шәһәрендә генә эчәр суның сыйфатына шик юк.

Роспотребнадзор оешмасы хезмәткәрләре ай саен 40-тан артык су анализы ала. Бу анализлар нигезендә 800-дән артык тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча борчуга салырлык саннар бирелә. Мәсәлән, Раевка авылының Яңавыл микрорайонында суның катылыгы (1,6), Благовар районының Языково авылында (1,51), Кырмыскалы авылында (1,17), Дәүләкән районы үзәгендә (1,53), Мишкә районы үзәгендә (1,7) тапкырга артык икәнлеге ачыкланган, Дәүләкән авылының Уфа урамында сульфат (1,26), нитратлар (1,35) тапкырга күбрәк. Мишкә районы үзәгендә су составында литийның нормадан артык булуы теркәлгән, шунда ук стронцийның 2,19 тапкырга артык булуы күрсәтелә. Краснокама районының Куян авылында тимернең 2,27 тапкыр артык булуы билгеле. Суның катылыгы Бөре һәм Туймазы шәһәрләрендә, Бакалы, Борай, Кырмыскалы, Мишкә, Чакмагыш, Чишмә, Шаран районнары үзәкләрендә, Уфа районының Зубово һәм Булгаково торак  пунктларында да теркәлгән.

Исегездәдер, Владимир Путин 13 гыйнварда Башкортстанга сәфәре барышында экологик проблемаларга аеруча игътибар итәргә кушты. Гомумрусия халык фронтының төбәк штабы рәистәше Мурад Шафиков республика экологиясендә нинди кимчелекләр барлыгын һәм нәрсә үзгәрергә тиешлеген бәян итә.

–       Башкортстанда еллар дәвамында җыелган кайбер экологик проблемаларны республика җитәкчелеге генә чишә алмый, чөнки “зур акча кирәк” һәм аны Русия казнасыннан гына алырга мөмкин. Мәсәлән, Уфада гына түгел, Башкортстанның күп шәһәрләрендә сыек биологик калдыклар эшкәртү корылмаларын реконструкцияләү өчен миллиардлаган сум кирәк. Озак еллар  буена канализация дренажлары җимерелде, яңалары төзелмәде. Бүгенге көндә хәтта республика башкаласының дәвалау учреждениеләрендә дә бу хәл кискен тора. Күп районнарда чистарту корылмалары бөтенләй юк һәм кешенең тормыш эшчәнлеге калдыклары, ягъни бәдрәфләрдән суыртып алынган сыекчалар гади полигоннарга түгелә. Бу бик зур проблема, чөнки бу пычракларның күбесе кар һәм яңгыр сулары белән елгаларга, аннары су торбаларына эләгә. Белгечләр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, бүген Агыйдел елгасы суында күп химик  һәм органик матдәләр рөхсәт ителгән нормалардан артык. Көнкүреш калдыклары сулыкларда кальций тозлары, тимер, марганец, сульфат, азот, фторид һәм башка химик матдәләр артуына сәбәпче булып тора. Икенче зур пычрату чыганагы – нефть эшкәртүдән калган матдәләр. Рәсми мәгълүматлар буенча, республика территориясендә 4 меңнән артык ташландык нефть скважинасы бар. Аларның күбесе совет чорыннан алып эшләми. Кызганычка каршы, вакыт узу белән (25-30 ел) скважиналар стеналарының тыгызлыгы кими һәм ярыклар аша чыгып агрессив химик матдәләр  җир асты сулары һәм чишмәләргә кушыла. Бу мәсьәлә бигрәк тә республиканың  нефть чыгарылган районнарында кискен тора. Мәсәлән, Туймазы һәм Дүртөйле районнарында. Бу кадәр скважинаны ныгыту өчен комплекслы программа, иң мөһиме миллиардлаган сум акча кирәк, бу зур проблеманы федераль казна ярдәменнән  тыш башкарып чыгып булмаячак, – ди Мурад Шафиков.

Су сыйфатының түбән булу бәласе безнең төбәктә генә күзәтелми, әлбәттә. Тоташ ил буйлап эчәр суның азая баруы, үзәкләштерелгән челтәрнең тузуы күзәтелә. Суның тәмсез тәме һәм кайнатканда ак элпә барлыкка  килү– проблеманың яртысы гына. Суда тимер һәм кальций тозларының күплеге электр чәйнекләре һәм кер юу машиналарын сафтан чыгара. Авыл йортларында урнаштырылган җылыту казаннары, юшкын утырып, тиз арада тузып ватыла. Яңа кер юу машинасы яисә котел алмаштыру чыгымнары кешенең кесәсенә суга. Начар суның безнең организмга ничек тәэсир иткәнен озаклап язып аңлатып торасы да юктыр. Таныш табиблар, бөерләрендә таш җыелган авыруларның артуы хакында сөйлиләр. Монысы – күзгә күренгән, сизеп алып була торган чирләрнең берсе генә. Еллар дәвамында түбән сыйфатлы су куллануның начар йогынтысын фаразларга гына кала. Яман шешнең дә, күп очракта, пычрак һава һәм сыйфатсыз су аркасында килеп чыкканын галимнәр дә, табиблар да раслый. Күпләр үз җир биләмәләрендә кое казыта башладылар. Бу –проблеманы чишүнең бер юлы, әлбәттә. Әмма кое казытып та суның сыйфатлы булмавы ихтимал, бөтенләй су чыкмаган урыннар да бар.  Русиянең су белән тәэмин итү һәм су челтәре сузу ассоциациясе директоры Елена Довлатова проблеманың авыр хәл ителүен болай аңлата:

–       Кызганычка каршы, проблеманың зурлыгын  Росстат, Төзе-леш министрлыгы, Роспотребнадзор, Хисап палатасы – барысы да үз ведомствосы мән-фәгатьләреннән чыгып бәялиләр. Бердәм анализ һәм комплекслы программа юк. Һәм без, җентекле анализ ясап, су тармагындагы авыр хәлләр турында хөкүмәткә отчет биргәндә алар безгә ышанмыйлар.  Дөрес исәпләмәгәнсез,  хәлләр алай ук начар түгел  дип, каршы төшәләр. Суүткәргечләрнең 40 процентын кичекмәстән алмаштырырга кирәк. Күп җирдә узган гасырның 60 нчы елларында сузылган һәм тутыгып, тишелеп беткән торбалар бар. Су җиргә ага  һәм бу югалтуларны гади кулланучылар җилкәсенә  салалар. Иң куркынычы шул, тишелгән торбалар аша үтеп төрле пычрак матдәләр кушыла һәм алар эчәр суыбызны агулый.

Ведомстволар арасында юрганны үзенә табарак тартучылар һәрчак булды һәм булыр инде ул. Аның каравы, Башкортстанда “Чиста су” федераль проекты уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Әлеге  проект безнең төбәктә 2019 елдан алып гамәлгә ашырыла. Шушы 4 ел эчендә республиканың 7 муниципаль берәмлегендә – Стәрлетамак шәһәрендә, Благовар, Дәүләкән, Дүртөйле, Краснокама, Уфа һәм Чакмагыш районнарында – эчәргә яраклы су белән тәэмин  итүнең 8 объкты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. 2022 елда аларның өчесе сафка басты. Узган елда төзелгән иң зур объектларның берсе Стәрлетамак шәһәре территориясендәге “Берхомут” чыганагында эчә торган суны чистарту станциясе. Мембраналы ысулны кулланып һәм, иң мөһиме, химик матдәләр кулланмыйча яңа җиһазлар урнаштыру нәтиҗәсендә чистарту станциясе аша тәүлегенә 60 мең кубометр су уза. 2022 елда Башкортстанда проектны тормышка ашыруга федераль казнадан 1 миллиард сумнан артык акча бүленде. Федераль проект гамәлдә булган чорда (2019-2024нче еллар)  эчәргә яраклы су белән тәэмин итүнең 23 объектын төзеп файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу 2024 ел ахырына үзәкләштерелгән су челтәре системасыннан республика халкының 91,8 процентын сыйфатлы, эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 Бүгенге көндә 2023 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак 9 су белән тәэмин итү объектында эшләр бара. Тагын 6 объект 2024 елда төзеләчәк. Атап әйткәндә: Әлшәй районының Раевка авылында һәм Бөре шәһәрендә  су чистарту станциясе, Туймазы районының Райман авылында, Уфаның “Цветы Башкирии” торак пунктында, Краснокама районының  Яңа Нугай авылында, Хәйбулла районының Бүребай авылында, Иглин районының Иглин авылында, Уфа районының Сергеевка авылында су тәэминаты системасы төзелә.

Проектның максаты –2024 елга ил халкының үзәкләштерелгән су тәэминаты челтәреннән сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән өлешен 88,8 процентка арттыру. Шәһәрләрдә бу күрсәткеч 95 процентка җитәргә тиеш. Күпчелек Европа илләрендә крандагы суны курыкмыйча эчәргә була.  Су сыйфаты беренче чиратта су чыганаклары торышына бәйле. Көнбатыш илләрендә су җир асты чыганакларыннан алына.   Аның сыйфаты да яхшырак, чистартырга  артык чыгымнар да таләп ителми. Русиянең зур шәһәрләрендә җир өстендәге елга сулары кулланыла. Безнең Уфада да Агыйдел һәм Караидел елгалары файдаланыла. Тора-бара күпчелек су объектлары пычрана, бу су составын начар якка үзгәртә. Без үзебез дә бу яклап “тырышлык” күрсәтәбез. Табигый су чыганакларын пычратабыз һәм шул ук вакытта чиста су эчәргә өметләнәбез. Чиста һәм файдалы су эчәр өчен әйләнә-тирәбезне пычратмау кирәклеген кайчан аңларбыз?

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас