Сәламәтлек
22 март 2023, 10:03

Дарулар турында сөйләштеләр

Бездә 18 миллионнан артык дару препараты бар...

ksp-vrn.ruksp-vrn.ru
ksp-vrn.ru

Башкортстан Хөкүмәте утырышында республика халкын дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.  

 “Русия Хөкүмәте координация үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 18 миллионнан артык дару препаратлары әйләнештә, аларның 3 миллионы – медицина оешмаларында, калганнары даруханәләр челтәрендә (15 миллионнан артык данә). Без төбәктә дару препаратлары булуын һәм алар белән республика халкын тәэмин итүне даими күзәтеп торабыз”, – диде премьер-министр Андрей Назаров.

Ул Сәламәтлек саклау министрлыгына, ташламалы дарулар белән тәэмин итүне исәптә тотып,  препаратлар сатып алуны тәэмин итү буенча “юл картасы” төзергә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас