

Аксыл чәчле кешеләрнең чәч бөртекләре саны кара чәчле кешеләрнекенә караганда күбрәк була, дигән фикергә килгән галимнәр.
Малайлар чәч бөртекләре саны буенча кызларныкыннан күпкә калышуын да алар ачыклаган (10-12 процентка). Шуңа күрә дә малайлар кызларның чәчләреннән тартып, үзләренә тәм табалардыр инде.
Кешенең чәч бөртеге 3-4 ел хезмәт итә. Көн саен кеше якынча 45 бөртек чәч югалта. Гомере буена бу сан миллион ярымга барып басарга мөмкин. Тик шунысы тынычдандыра: коелган чәчләр урынына яңалары үсеп тора. Мәсәлән, бер ай эчендә чәчләр 1 см.га үсеп, елына 15-16 см.га җитәләр.
Кемнеңдер чәчләре – йомшак, ә кемнеңдер каты була. Дөньядагы иң каты чәчле кеше Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Аның чәч бөртеге 170 г. авырлыктагы йөкне күтәреп тора алган!
Фото: style-adviser.blogspot.com