

Чәч коелуның сәбәпләрен табиб-нутрициолог Инна Кононенко санап үткән. Медицинада өлешчә яисә тулысынча пеләшләнүне алопеция дип атыйлар.
“Алопециядә ата-анадан күчкән нәселдәнлек гаепле булырга мөмкин. Бу вариант ир-атларда еш очрый, әмма хатын-кызлар да шул сәбәптән чәчләрен югалтырга мөмкин”, – дип белдергән табиб.
Алопеция еш кына гормональ тайпылышлар аркасында барлыкка килә, мәсәлән, йөкле вакытта, менопаузада яисә калкансыман биз авырулары булганда.
“Бу очракта табиб, төп чирләрне коррекцияләп, ярдәм итә алырга мөмкин”, – дип аңлата Кононенко.
Чәчләрнең сыйфатына организмда витаминнар һәм минералларның җитешмәве дә тәэсир итә. “Чәчләрнең коелуы шулай ук анемия белән дә бәйле”, – ди табиб. Аннары, кайсыбер дарулар, мисал өчен, химия терапиясендә кулланылганнары, шулай ук антидепрессантлар да, алопеция сәбәбе булырга мөмкин.
Чәчләрне артык еш химик эшкәртүгә яисә югары температураларга дучар итү дә файдага түгел, ди табиб. Шуңа күрә алопеция башланган очракта кайсыбер гадәтләрне, бәлки, үзгәртергә кирәк булыр.
Чыганак: Moslenta.ru