

Лимондагы кислота кешенең теш эмален йомшарта. Лимонад эчү дә шулай ук.
Алма кислотасының да шундый ук тәэсире бар, әче сортларын ашаганда бигрәк тә. Барыбыз да белә: өлгереп җитмәгән алманы ашаганда, әчелектән чырайлар сытыла. Менә шуңа күрә лимонлы чәй яки лимонад эчкәч, шулай ук алма ашагач, авыз эчен җылы су белән чайкатып куярга киңәш итә табиблар. Алма ашаганнан соң бер-ике йотым су йотып куйсагыз, тагын да яхшырак булыр.
Гомүмән, тамак туйдырганнан соң һәрвакытта да авыз эчен җылы су белән чайкатырга гадәтләнегез. Ә йокларга ятар алдыннан теш араларында калган ризыкны махсус җеп яки таякчык белән чистартып, паста белән ышкып, кат-кат чайкатсагыз – авыз эчегез иртәнгә кадәр исләнмәс, тешләрегез дә сәламәт булыр.
Фото: drzdental.ru