

Бәрәңге дәвалый.
Бу сыйфатын Альма Нексе дигән галимә ачкан. Ул үз-үзен бәрәңге белән полиартриттан дәвалаган. Ә аңарчы 20 ел инвалид арбасында утырган.
Альма Нексе балачактан полиартрит белән интегә. Аның буыннары, авыртынуларга чыдый алмаган гәүдәсе кәкрәя, һәрвакыт үзенә кул салу теләге депрессиягә китерә.
Кыз 20 ел инвалид коляскасында утыра. Менә бервакыт аяк-куллары кәкрәеп беткән бу ятим кызга төш керә. Төшендә аңа дәвалану юлын күрсәтәләр. Кабыклы бәрәңгене бик озаклап пешергәч, суы белән бергә төяргә һәм шул ботканы көне буе ашарга кирәк икән.
2 атна үтмәгән, бәрәңге Альманың хәлен җиңеләйткән. Бераздан ул аягына баса, сәламәтләнә. 70 яшендә дә зифа буйлы актив хатын була ул.
Чегән халкы элек-электән ревматиз белән полиартритны дәвалауда бәрәңге куллана.
Иртәнге ач карынга бер бәрәңге, аннары бер яки ике кабыклы килеш пешерелгән бәрәңге ашарга. Тоз кулланмаска. Әмма февраль аенда бәрәңгене чи килеш кулану зыянлы инде. Дәвалану өчен яңа бәрәңге яхшы. Яңа елга кадәр әле ул файдалы маддәләрен югалтмый.
Ә монысы инде “Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк!” дигәнгә карый. Бәрәңгене үзең белән көне буе йөртергә кирәк. Кеше җитди авырса, бәрәңгенең эче карая, ул кешенең авыруын үзенә ала. Бу бәрәңгене кеше күрмәслек итеп җиргә күмәргә кирәк.
Фото: versiya.info