

Дөрес сулау да файдалы.
Сорау:
сулау да файдалы диләр. Ул күнекмәләр нинди системада эшләнергә тиеш. Ничек дөрес суларга?
Җавап:
Гадәти кешенең сулыш юлларына тәүлегенә 20 триллион чамасы чит матдә (токсин) эләгә. Сулыш юллары органнарын саклау өчен үзегез эшләгән, яшәгән бүлмәгезне еш җилләтегез, дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз. Бүлмә гөлләре үстерегез. Алар һаваны микроорганизмнардан чистарта һәм кислородка баета.
Сулыш юлларына уңай йогынты ясый торган ингаляция – микроорганизмнардан зарарсызландыручы, ялкынсынуга каршы торучы һәм дәвалау үзлегенә ия үләннәрдән ясалган кайнар төнәтмә парын сулау. Аптекаларда өй шартларында кулланырга мөмкин булган компактлы ингалятор сатыла. Сүз уңаеннан, ингаляторга дару үләннәре төнәтмәсенә эфир майларын да өстәп, профилактик процедура ясарга мөмкин.
Саф һавада, нарат урманында еш булыгыз. Нарат, можжевельник һаваны тулысынча зарарсызландыра һәм сафландыра.
Коронавирус — куркыныч һәм аз өйрәнелгән инфекция. Авыру уртача яки катлаулы формада узса, үпкәләр зарарлана. Пациентлар, хәтта COVID-19га ике тискәре анализ куелганнан соң да, күкрәк тутырып иркен сулыш ала алмыйлар.
«Коронавирус белән зарарланган инфекциядән соң пациентларның организмы хәлсезләнә, сулышлары кысыла, астеник синдром (нык ару) саклана.
Борын аша сулау – табигый һәм дөрес сулауның бердәнбер төре. Борын куышлыгы аша кергән һава җылынып кына калмый, тузаннан һәм зарарлы микроорганизмнардан чистартыла, зарарсызландырыла.
Сулыш органнары авыруларын профилактикалау максатында көн саен сулыш алу күнегүләре ясарга кирәк.
!!!Башта унга кадәр санап, озак итеп сулыш алабыз, аннары шулай ук озаклап сулышны чыгарабыз. Бу гимнастика стресстан котылырга да булыша.
Сулыш гимнастикасы-сулыш күнегүләренең билгеле бер эзлеклелеге.
Беренче ысул – Стрельникова буенча гимнастикасы. Методиканың асылы-борын аша секунд саен сулыш алу, сулыш актив, көчле һәм тавышлы булырга тиеш. Сулыш чыгару сизелмичә генә үзеннән үзе килеп чыга.
Икенче ысул – сулышны алып түзгәнче чыгармаска кирәк.
Өченче ысул – шарны тузгыту.
Дүртенче ысул – уң кулның зур бармагы белән уң борын куышлыгына басабыз. Сул кулның өченче бармагы белән сул як борын куышлыгына басабыз.
Бу системаның максаты – бронх, үпкә авыруларын дәвалау, сөяк-бәйләү системасын ныгытуда тора.
Коронавирус белән очрашкан кешеләр дөрес итеп сулыш алырга тиеш. Сулыш алганда корсак җиңелчә генә зураерга тиеш, сулышны кире чыгарганда исә киресенчә була. Мондый гимнастиканы көненә берничә тапкыр эшләргә кирәк.
Сәламәт кеше үпкәләрен бик гади ысул белән тикшерә ала. Гадәти һава шарын бер сулыш алуда өреп тутырып карарга кирәк. Ләкин коронавирус белән авыручыларга моны һич ясарга ярамый! Бу — зыянлы булуы бар.
Бу ысул белән гимнастика ясый башлаганчы, дәвалый торган табибыгыз белән киңәшегез.
Сулыш гимнастикасын дөрес ясау кагыйдәләре:
“Яфраклар биюе”
Төсле кәгазьдән яфраклар кисеп алабыз һәм өстәлгә куябыз. Сулышны борын белән җыеп, әкрен генә авыздан өреп чыгарабыз. Яфраклар “очып” китәргә тиеш. Җилкәләр туры һәм тигез булсын.
Фото: proclub.com