

Егет-кызларда бу бәла каян туа?
Сер түгел, бүген яшьләр һәм үсмерләр арасында начар ишетүчеләр арта. Бу аларны ишетәсе килмәвеннән генә түгел. Бу сәламәтлеккә бәйле зур мәсьәлә!
Табиблар көчле яңгыраган музыканың саңгыраулыкка китерүе турында кайчан сөйлиләр иде инде.
Табиб-сурдолог-оториноларинголог, медицина фәннәре кандидаты, Елена Байбакова «Лента.ру» белән узган әңгәмәсендә яшьләрнең саңгыраулану сәбәпләрен атады.
Наушниклар
Наушниклар аша чамасыз көчле яңгыраган музыканы тыңлау, җитмәсә метродагы вибрация кушылса, саңгыраулыкка илтә.
“Минем аудиограммасы һөнәри саңгыраулыкка дучар булган кешеләрнеке дәрәҗәсендә зарарланган яшь пациентларым да булды. Бу акустик җәрәхәт”, – ди Елена Байбакова.
Күкерт бөкесе
Ул да начар ишетүгә китергән сәбәпләрнең берсе булып тора.
Аннан табиб ярдәме белән җиңел генә арыну мөмкин.
Дөрес тазартмау
Колакларны дөресе тазартмау да саңгыраулыкка китерә. Мамыклы таякчыкны тыгып тазартканда бөке эчкәрәк кереп китә. Аннан аларның үзаллы чыгуы катлаулана. Мамык та кысылып калуы ихтимал.
Колакны очлы әйбер белән чокырга ярамый. Болай колак пәрдәсен җәрәхәтләвегез ихтимал.
Колакны чәнти бармак очына салфетка урап яки сөлгенең почмагын бөтереп тазартырга кирәк.
Отитлар
Отитлар төрле була.
Отит гадәти салкын тиюдән дә барлыкка килә ала.
Отосклероз
Ул яшьләрне саңгыраулыкка китерә торган тагын бер авыру. Аның килеп чыгышы әле дә билгесез, генетик юл белән бирелүе ихтимал. Гормональ һәм аутоимун тайпылышлар, инфекцион авырулар сәбәпче булуы бар.
Отосклероз белән гадәттә хатын-кызлар авырый. Ул аларның организмындагы гормональ үзгәрешләргә бәйле.
Герпес
Герпес нәтиҗәсендә дә яшьләр ишетү сәләтен югалта. Иммунитет кимү сәбәпле бу авыру туа.
Фото: