

АКШта яшәүче электрон тәмәке тартырга ияләшеп киткән бер ир чама хисе югалтуы сәбәпле дәваханәгә эләккән. Литр ярым кан ютәлләп какыргач, ир үлем хәлендә калган. Тамагыннан кан киткәч, 45 яшьлек Дастин Фицджеральд дәваханәгә эләккән. Вейплар тартырга яраткан бу ир инде байтак вакыт көчле ютәлдән җәфаланган. Табиблар аңа "бронхит" диагнозы куйган булган. Әмма шулкадәр күп кан югалткач, проблеманың күпкә җитдирәк булуы ачыкланган. Тәүдә Дастинда туберкулез яисә гепатит авыруы бардыр дип шикләнгәннәр. Әмма дәвалану вакытында кан килүгә кискен бактериаль пневмония сәбәпче булуы ачыкланган. Бактериаль пневмония исә чамадан тыш вейп тарту аркасында хасил булган. Дастин 10 ай дәвамында көн саен бер картридждан артык вейп тарткан. Табиблар әйтүенчә, электрон тәмәке сыекчалары составындагы майлар ирнең үпкәләрендә ялкынсыну процессларын башлап җибәргән. Нәтиҗәдә ирнең үпкәләрендә сыекча җыела башлаган. Әмма дәваханәдә дә кислород маскасы астында яткан Дастин вейп тартудан тыела алмаган. Нәкъ шушы хәл аны тулысынча вейплардан баш тартырга мәҗбүр иткән дә инде. "Вейпны бер суыруым булды, үпкәләрем шулкадәр кысылгандай тоелды, әйтерсең лә күкрәгемә берьюлы 10 фил басты. Үләм дип торам. Кан килүгә караганда үпкәләремнең кысылу тойгысы мине ныграк куркытты", - ди Фицджеральд. Ир, гадәти тәмәкегә караганда электрон сигаретлар зарарсызрак дип уйлап, вейпларга күчкән булган. Шул рәвешле ул көненә берничә кап тәмәке тарту гадәтеннән котылмакчы булган. Әмма соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, вейплар тарту пневмококк бактерияләренә тын юлларындагы тукымалар күзәнәкләренә ныграк ябышырга мөмкинлек бирә икән. Ә бу исә тын юллары инфекцияләре хәвефен арттыра.