

Бу хәмер дигән явыз адәм баласын гына түгел, мәхлүкләрне дә тилертә...
Ерак Австралиядәге бер ветклиникага исерек эт китергәннәр. Өч яшьлек Динго исемле лабрадор токымлы эт хәтта аякларында да басып тора алмаган. Тикшерү шуны күрсәткән: аның 1 литр канына 1,6 грамм исеткеч матдә туры килә икән.
Этнең хуҗасы сүзләренә караганда, Динго ярты килограмм әче камырны урлап ашаган. Эт ашказанында исә чүпрә артык нык әчеп киткән һәм чиста спиртка әверелеп, малкайны исерткән... Ә сез моңа ышанасызмы, дуслар?
Фото: drink-drink.ru