Сәламәтлек
28 Февраля 2023, 06:16

Алты бармаклы сабыйга операция ясаганнар

Табиблар сүзләренчә, баланың кулындагы ярасы тиз төзәлгән.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең Телеграм-каналында республикада яшәүче баланың кулындагы алтынчы бармагын кисеп ташлау операциясе турында язган.

Ашыгыч ярдәм дәваханәсе табиблары кул чугы генетик тайпылышлы үсешкән 10 айлык балага операция ясаган. Сабый алты бармаклы килеш туган. 

"Андый очраклар еш очрый. 2000 яңа туган сабыйга 1 очрак туры килә. Ел саен ашыгыч ярдәм дәваханәсе табиблары гына шундый 12-15 операция ясый. Бу очракны тикшергәндә сабыйның 6 бармак белән туачагы йөклелекнең 22нче атнасында үтә торган скринингта билгеле булуы ачыкланган. Тугач, сабыйга ике ай чагында аңа рентген ясаганнар. Диагноз ачыкланган һәм бер яшь тирәсендә операция ярдәмендә баланың алтынчы бармагын кисеп алырга киңәш ителгән", - дип язган министр.

Операциядән соңгы чорны сабый җиңел үткәргән, ярасы тиз төзәлгән. Төп бармакның функциясе бозылмаган, ул гадәттәгечә хәрәкәтләнә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас