Сәламәтлек
22 Февраля 2023, 05:40

Эшчәнлеген башлый

Башкортстанның менталь сәламәтлек үзәге март аенда үз эшен башлаячак.

health.bashkortostan.ruhealth.bashkortostan.ru
Фото:health.bashkortostan.ru

Үзәкнең эше аутистика спектры тайпылышлары булган балалар өчен уникаль медицина хезмәтләре комплексы бер тәрәзә режимында күрсәтеләчәк. Ярдәмне шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналары да ала алачак. Алар белем бирү процессы барышында аларга ярдәм итәргә өйрәнәчәкләр, тәрбия алу күнекмәләрен алачаклар һәм социаль мохиттә тормышка максималь җайлашалар. Шул рәвешле, үзәк дәвалау-диагностика, оештыру-методика һәм белем бирү функцияләрен алып барачак.

Бу максатлар өчен  республиканың ике медицина оешмасы - Республика психиатрия дәваханәсе һәм психотерапевтик үзәге җәлеп ителгән. Марттан башлап Үзәк Республика клиник перинаталь үзәге (РКПЦ) мәйданчыгында түбәндәге адрес буенча оештырылачак: Уфа шәһәре, Зорге урамы, 73/3нче йорт.

- Үзәк балаларга һәм аларның әти-әниләренә комплекслы һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Менталь тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы профильле медицина оешмаларын балаларга һәм аларның әти-әниләренә ярдәм итү өчен зур әзерлек эшләре башкарылды. Алар психологик һәм ребилитацион ярдәм ала, кирәкле тикшеренүләр һәм процедураларны бер урында уза алачак. Моннан тыш, үзәкнең урнашу урыны якындагы медицина-реабилитация инфраструктурасын исәпкә алып сайланган. Мәсәлән, янәшәдә республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән гаиләләр туктый алырлык «Дуслык» балалар шифаханәсе урнашкан, ял итәргә һәм өстәмә реабилитация алырга мөмкин. Шулай ук якында гына парк урнашкан. Саф һавада йөреп кайтулар да уңай нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итәр дип уйлыйм, - дип сөйләде РБ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Саубанова.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас