Сәламәтлек
17 февраль 2023, 08:12

Кеше күзләре

                    Алар турында без ниләр беләбез?

Кеше күзләреКеше күзләре
Кеше күзләре

                    Алар турында без ниләр беләбез?

   “Уйласаң – уелып китәрлек”, дигән борынгылар. Бу шулай да! Уйлап кына карагыз әле – бүген Җир шарында яшәүче миллиардтан артык кеше (!), бары тик үз вакытында дәваланмаганга һәм искәртү чаралары үтмәгәнгә күрә генә, җитди күз авырулары белән интегә. Әгәр вакытында тиешле операция ясалган булса яки табиб ярдәмендә дөрес сайланган күзлек кигән булсалар, алар яхшы күрү сәләтеннән мәхрүм калмаслар иде...

                         Вакыты җиткәч бар кеше дә сукыраямы?

   Яше 50дән узган кешеләрнең 65 проценты күзләре белән проблемалар кичерә. Ләкин бу һич тә илледән узганнар сукыраюга табан бара дигән сүз түгел әле.

   Һәр 10 ел саен кешенең күрү әйләнәсе 1-3 почмакка түбәнәя бара: әгәр башны борып карамасак, без азрак күрә башлыйбыз. Күзләрнең фоторецепторлары да сизгерлекләрен тизрәк югалта башлый, хәзер инде төсләрне дә яшьлектәге кебек ачык аермыйбыз. Пыяласыман тәнчекләрдәге зур булмаган үзгәрешләр  күз алдында “чебеннәр-таплар оча башлау”га китерә.

   Болар, әлбәттә, күңелле хәл түгел, ләкин әле артык борчылырга сәбәп түгел икән. Гадәттә, алар күзлек белән дә, операция белән дә янамый. Ләкин олыгаю аркасында барган үзгәрешләрнең нормада икәнлеген белеп тору өчен офтальмологка ешрак күренеп торырга киңәш ителә.

Фото: online-apteka.am

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас