

Бу сүзләр һәр кеше күңелендә курку уята
Курыкмаслык та түгел шул: бу чирләргә дучар булучылар саны бар дөньяда артканнан-арта бара. Ел саен деменция белән авыручыларны дәвалауга, аларны тәрбияләүгә киткән чыгымнар триллион долларлар белән исәпләнә. Бу исә барлык фармацевтика чараларына бергә тотылган глобаль чыгымнардан да күбрәккә туры килә.
Планета халкының картая баруын исәпкә алсак, бүгенге көндә деменцияне дәвалау өчен нәтиҗәле чаралар табу кешелек дөньясы өчен иң көнүзәк бурычларның берсе булып тора.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзенең соңгы докладында, чирнең зур социаль мәгънәгә ия булуын ассызыклап, аерым бүлекне шушы проблемага багышлады. Анда бирелгән мәгълүматларга караганда, якындагы 10 ел эчендә генә дә Альцгеймер чире – ә ул деменциянең иң җитди төрләренең берсе – ике тапкырга артып, 82 миллион кешегә җитәчәк. Ә гасыр уртасына бу күрсәткеч өч тапкырга кадәр үсәргә мөмкин.
Билгеле табиб-невролог, “Ивацевич ҮРД”нең неврология бүлеге мөдире Светлана Ярмоцык белән әңгәмә деменция турында барачак.
-Әйтегезче, Альцгеймер, деменция, картлык маразмы – болар барсы да бер чирме, әллә төрлеме?
-Алар охшаш төшенчәләр. Деменция – ул баш миенең хроник һәм көчәя баручы авыруы. Гадәттә, үзен хәтер начараю белән белдертә. Ә бу тайпылыш нәрсәдән килеп чыга дигәндә инде, чирләрнең төрләнүе күзәтелә.
Кан тамырлары белән бәйле деменция, гадәттә, кан басымы тибрәнелеше һәм баш мие атеросклерозы белән интегүчеләрдә, инсульт кичерүчеләрдә күзәтелә.
Альцгеймер чиренең исә санап үтелгән сәбәпләргә катнашы юк. Ул, деменциянең бер төре булса да, үзаллы чир. Ул да үзен шулай ук психикада тайпылыш һәм хәтер начараю белән белдертә, ләкин аның сәбәбе башка була. Ягъни, кеше организмында, ниндидер геннар тайпылышы яки нәселгә бәйле характерлы үзгәрешләр аркасында, патологик аксым тупланмасы барлыкка килә һәм ул баш миенә җыелып, баш мие күзәнәкләренә зыян килтерә башлый. Шулай итеп, чирләрнең сыйфаты бик тә охшаш, ләкин аларның табигате төрле.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: кан тамырлары деменциясе авыруына каршы азмы-күпме искәртү чаралары үткәрергә, дәваларга була, ә Альцгеймер чирен туктату мөмкин түгел диярлек. Ул я бар, я юк. Медицина препаратлары аның агышын гына җиңеләйтә төшә.
-Ә картлык маразмы ул нәрсә?
-Монысы инде – җыелма аңлатма. Анда барлык төр деменцияләрне дә кертергә буладыр. Төрле очракларның сәбәпләре дә төрлечә. Бу – кан тамырлары белән бәйле деменция дә булырга мөмкин, шулай ук Альцгеймер фонындагы деменция дә. Паркинсон чире булганда күзәтелгән деменцияне дә шуңа кертергә була.
-Деменция – ул аерым диагнозмы?
-Әйе, андый диагноз куела. Ләкин ул табиб-психиатр нейровизуализация ысулы белән тикшерүләр үткәргәч һәм үтелгән махсус тестлар нәтиҗәләре буенча гына куела. Тикшерелгәннән соң пациентның хәтер, игътибар һ.б. сәләтләренең ни дәрәҗәдә түбәнәюенә бәя бирелә.
-Кемнәр хәвеф төркеменә керә?
-Әлбәттә, бу 75тән өлкән кешеләргә ныграк яный. Ә менә Альцгеймер чире иртәрәк тә, хәтта 50 яшьтә дә башланырга мөмкин. Хәвеф төркеменә матдәләр алмашу процессы бозылган кешеләр: атеросклероз, югары кан басымы белән интегүчеләр, нәселендә картлыкта акыл зәгыйфьлеге белән интегүче якын туганнары булганнар керә ( Альцгеймер, Паркинсон һ.б. тайпылышлар). Кайчандыр баш травмасы алганнарда да деменция башлану куркынычы бар.
-Башны бәрү дә шулай ук куркынычмы?
-Юк, мин көчле баш сөяге травмалары турында әйтәм. Хәвеф төркеменә шулай ук инсульт кичерүчеләр дә керә. Соңыннан моның деменциягә китерү куркынычы бар. Әгәр дә кеше менингит, энцефалитлар, баш мие зарарлану белән туберкулез, баш миендә паразитар чирләр, нейросифилис кебек ялкынсынулы чирләр үткәргән икән, ул да хәвеф төркемендә дигән сүз. Әгәр кемгәдер физик һәм акыл активлыгы җитешмәсә, кемдер исерткеч эчемлекләр яки тәмәке тарту белән мавыкса, яки психотроп препаратлар кулланса да, болар яхшыга илтмәс.
Шунысын аерым әйтеп үтәр идем: безнең халык табиб билгеләмәгән йокы дарулары, тынычландыра торган дарулар һ.б.ш. белән мавыга. Күпләребездә стресска каршы тору сәләте юк, ә ниндидер даруны кабып кына күпмедер вакытка онытылу турында хыялланабыз.Бу препаратларның барсы да баш миенә тормоз тәэсире бирә. Әгәр аларны еш һәм озаклап кабул итәсең икән, картая-картая проблемаларың да артачак дигән сүз.
-Әгәр дә кеше кайгы кичергән икән һәм аңа бу халәттән чыгарга ярдәм кирәк булса?
-Бу очракта, әлбәттә, тынычландыра торган дарулар кабул итәргә мөмкин. Ләкин кыска вакытта һәм табиб күзәтүе астында гына. Әгәр хәлләр катлаулы икән, психотерапевтка барырга киңәш итәм. Белгеч сезгә һичшиксез ярдәм итәр.
-Кофе эчүчеләр саны арта бара. Алар да хәвеф төркемендәме?
-Кофены артык күп эчү кан тамырлары кысылуга китерә, әгәр инде аңа сигаретлар да өстәлсә – эш харап.
-Кайвакыт өлкән яшьтәгеләрдә бераз хәтер начараю күзәтелә, ләкин алар озак еллар дәвамында актив тормыш алып баралар. Әйтегезче, чирне вакытында тотып алу һәм дәвалау өчен безне аларның үз-үзен тотышында нәрсәләр искәртергә тиеш?
-Беренче билгеләр арасында аларның урындагы ориентировка белән бәйле авырлыклар кичерүе, онытучанлыгы, эшкә һәм элек үзләре яраткан шөгыльләргә карата кызыксынулары кимүе тора.
-Әйткәндәй, онытучанлыкка килгәндә. Әйдәгез әле, шунда ук билгеләп куйыйк: оныту ни дәрәҗәгә кадәр борчу тудырмаска тиеш? Мәсәлән, мин ачкычымны кайдадыр куйганмын да, бар өйдәге халык аны зыр кубып эзләшә?
-Бу очракта онытуның деменцияме, түгелме икәнен әйтеп булмый. Кайчакта нәрсәнедер оныту яки фикерне туплый алмый тору һәр кешегә да хас. Хәтта яшьләргә дә. Онытуның сәбәпләре төрле. Шул ук депрессия халәтендә булу да онытуга сәбәпче булырга мөмкин.
Кайчак кешенең җилкәсенә “миллион” бурыч өелә: тегене дә, монысын да эшлисе бар, ә болары хакында һич тә онытырга ярамый! Һәм болар барсы да – кичектергесез эшләр! Менә шул чакта кайсыбер мизгелләр кыска вакытлы хәтердә урын ала, чөнки озайлы вакытка саклана торган хәтер башка мәгълүмат белән тулы була. Шуңа да кайсыбер мәгълүматлар сакланмый һәм кеше оныта. Шуңа күрә дә белгечләр көндәлек алып барырга киңәш итә. Болай иткәндә хәтерне кирәкмәгән артык нәрсәләр белән борчып торасы да булмый.
-Әйткәндәй, яшьләр дә күп нәрсә хакында онытып җибәрә бит әле...
-Бу, нигездә, характер үзенчәлеге, яшьләрдә онытучанлык бик сирәк очракта гына чиргә әверелә. Моның өчен ниндидер җитди сәбәпләр дә булырга тиеш: бала тудырганда травма алу, авырлы чорны авыр кичерү һ.б. Әгәр инде онытучанлык акыл ягыннан булган проблемалар белән бәйле икән, әгәр ул белем алуда авырлыклар тудыра икән – менә шул чакта инде ул чир.
-Аңлашылды. Әйдәгез әле шуны ачыклыйк: дименция башланган авыруның туганнарын нәрсә сәгайтырга тиеш?
-Мәсәлән, гап-гади көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә кыенлыклар башлану: өй җыештыру, сатып алулар, ашарга пешерү һ.б. Элек бу кеше әлеге эшләрне уйнап кына башкарган, ә хәзер туктаган. Ул шулай ук эш барышындагы билгеле бер этаплар тәртибен онытырга мөмкин. Мәсәлән, кайчак авыруның балаларын әниләренең (яки әтиләренең) артык карап та тормый ашка төрле продуктлар тутыруы аптырашка калдыра. Мәсәлән, авыру кеше шулай ук бәрәңгене әрчергә оныта, яки газны кабызмый. Яки, киресенчә, ашны газга кайнарга куя һәм йокларга ята...
Ачыклап әйткәндә шул: бу кеше һәрвакыт барсын да тиешенчә-дөрес итеп башкарып гомер иткән булган, ә бүген килеп ул ялгыш адымнар ясый. Әлеге хәл-вакыйгаларга бәйле, аның хәтере бозыла. Авырулар яшь чактагы, бала чактагы бар нәрсәне яхшы истә тота, ә кичә яки бүген нәрсә булганын – юк. Ничәнче ел яки нинди ай икәнен дә әйтә алмый. Ә тора-бара чир тагын да көчәя һәм авыру кешедә психик тайпылышлар башлана.
-Туганнары ешрак нәрсәгә зарлана?
- Йорт эшләренә, чисталык саклауга кызыксыну бетүенә. Мәсәлән, бу апа гомере буена йортына тузан да кундырмаган, бүген килеп җыештыруга исе дә китми. Ә инде кайчак акчаларны, документларны, альбомнарны чүп савытына салу – чирнең ачык чагылышы. Балалары өчен иң кыены – әти-әнисенең туган-тумачаларын танымый башлавы. Балаларын кемдер оныклары дип кабул итә, яки киресенчә дә булырга мөмкин.
-Мондый кешеләр белән аралашу кыендыр...
-Бик-бик авыр. Алар тора-бара бер нәрсәне дә хәтерләми башлый, ә өйдән чыгып китсәләр, югалып йөрүләре мөмкин. Табибларга да пациентлар белән аралашу, аларны аңлау катлаулаша. Авыру сүзләрне, иҗекләрне урыннары белән бутый башлый, сүзләрне оныта, фикерләрен белдерә алмый башлый. Безнең дәваханәдә күптән түгел шундый хәл булды: бездә дәваланган бер ханым, өенә кайтып китәр алдыннан, туганнарының үзен сәгать дүрттә килеп алачагын әйтә алмый интекте. Ә менә сәгатьтәге дүрт санын күрсәтә алды. Шулай итеп без аны аңладык. Ә бит ул, туганнары әйтүенә караганда, һәрвакыт бик зирәк, башлы кеше булган. Шәһәрнең һәр почмагын яхшы белгән, аның бервакытта да, беркайда да адашып калганы булмаган. Деменция шулай итеп төрле кешедә төрлечә уза.
Якынында чир башланган гына вакытта туганнарына, әлбәттә, моның белән килешүе бик авыр. Күпләр хәтта табибка мөрәҗәгать итәргә дә кыенсына. Чөнки алар әни-әтиләрен бөтенләй башка төрле кеше итеп хәтергә сеңдергән. Әле кайчан гына җир җимертеп йөргән якын кешең шулай сүнгән шәмгә охшап калсын әле...
-Деменция белән чирләүчеләр арасында хөрмәт казанган укытучылар яки башка акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр күпме?
-Кызганычка каршы, алар да еш очрый. Балаларына, якыннарына моны кабул итү аеруча авыр. Поликлиникаларда деменциянең төрле төрләре белән исәптә торучылар чагыштырмача аз. Чынлыкта исә, безнең арада алар бик күп. Чөнки хәтере начараю белән интеккән өлкән кешеләрне туганнары еш кына, моны шулай тиеш инде дип санап, башта табибка күрсәтмиләр. Чөнки баштагы мәлләрдә чирле кеше артык зур проблемалар тудырмый. Табибка алар, нигездә, инде чир тирәнгә киткәч кенә мөрәҗәгать итәләр.
(Дәвамы бар).
Фото: clinvest.ru