Сәламәтлек
16 февраль 2023, 09:39

Кәнзия Нәсхетдин кызына – 100 яшь!

“Тормышта иң мөһиме – һәр нәрсәдә яхшылыкны күрергә кирәк”, – ди ул.

https://vk.com/azat_sahabievhttps://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev

15 февральдә Бәләбәй районында яшәүче Кәнзия Гыйльфановага 100 яшь тулган. Бу хакта район җитәкчесе Азат Сәхәбиев үзенең социаль челтәрләрендә бик җылы язма урнаштырган.

Бөек Ватан сугышы елларында Кәнзия Нәсхетдин кызы комбайнда эшләгән, Киров өлкәсендә торф чыгарган. Сугыштан соңгы елларда колхозда алдынгы урыннарда эшләгән.

Кәнзия Нәсхетдин кызы яхшы егеткә кияүгә чыга. Яшь гаилә Акбасар авылына урнаша. Ире Миәссәр Шәймөхәммәт улы иртә вафат була. Кәнзия Гыйльфанова авырлыклар алдында баш ими: тырышып эшли, Флүрә, Гөлчирә һәм Миңсылу исемле өч кызын аякка бастыра, дип бәян итә Азат Сәхәбиев.

“Озын гомерле апа әйтүенчә, тормышта иң мөһиме – һәр нәрсәдә яхшылыкны күрергә омтылырга, тирә-яктагыларга изгелек белән карарга кирәк, – ди район башлыгы. – Кәнзия Нәсхетдин кызы якташлары арасында зур хөрмәт казана. Бүген аның акыллы киңәшләренә кызлары гына түгел, ә алты оныгы, сигез оныкачы һәм бер оныгының сабые да колак сала”.

Озын гомерле апага сәламәтлек телибез!

https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас