Сәламәтлек
10 февраль 2023, 08:56

Күп йөреп диабеттан котылып буламы?

Табиблар әйтүенчә, хәтта тәкъдим ителгән күләмнән азрак йөргән очракта да күп чирләрне “авызлыкларга” мөмкин.

Күп йөреп диабеттан котылып буламы?Күп йөреп диабеттан котылып буламы?
Күп йөреп диабеттан котылып буламы?

   Җәяү йөрүнең файдалы булуы турында күп сөйлиләр. Табиблар әйтүенчә, хәтта тәкъдим ителгән күләмнән азрак йөргән очракта да күп чирләрне “авызлыкларга” мөмкин. Ә инде күбрәк җәяү йөргән саен кешедә 2нче типтагы шикәр чире башлану хәвефе дә кими бара икән.

   Көненә 10700 адым атлаган кешеләрдә шикәр чире белән авыру куркынычы, 6000 адым атлаучылар белән чагыштырганда, 44 процентка кимрәк күзәтелә икән. Бу һич тә буш сүзләр түгел, галимнәр еллар дәвамында күпсанлы тикшерүләр үткәреп, менә шундый фикергә килгәннәр. Әйдәгез, саф һавада рәхәтләнеп йөрергә вакыт табыйк әле, дуслар! Сәламәт булыйк!

Фото: moidiabet.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас