

Бүген дөньяда миллионнарча кеше бу чирдән җәфа чигә. Табиблар аны дәвалау максатында дистәләрчә дару препаратлары тәкъдим итәргә әзер, ләкин барыбыз да яхшы белә: һәр даруның тискәре тәэсире булмый калмый.
Ә менә бакчабызда үскән чөгендер ишемияне дәвалауда беренче ярдәмче икән бит! Бүген сезнең игътибарга бер рецепт тәкъдим итәбез.
Йөрәкнең кан белән тәэмин ителеше кимегәндә (ишемия), яңа әзерләнгән чөгендер суын 3 сәгать суыткычта тотыгыз.
Шушы вакыт эчендә 125 мл әнәр суы (ананас), 150шәр мл. лимон, кишер һәм алма сулары әзерләгез. Шуннан, яшелчә һәм җимешләрнең суларын бергә кушып, 100 грамм бал өстәгез.
Әзер төнәтмәне, ашарга 15 минут кала, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Йөрәгегез сәгать кебек эшли башлар, ышаныгыз!
Фото: golos-pravda.ru