Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 февраль 2023, 13:15

Якташ сугышчыларны үзебезнең шифаханәләр дәвалаячак

Әйдә, рәхәтләнеп, тазалыкларын ныгытсыннар.

Якташ сугышчыларны  үзебезнең шифаханәләр дәвалаячак
Якташ сугышчыларны үзебезнең шифаханәләр дәвалаячак

      Башкортстанның 12  шифаханәсе махсус хәрби операциядә катнашкан якташ сугышчыларыбызны дәвалау өчен республика  бюджетыннан субсидия алачак.

    Субсидия алуга  санатор-курорт учреждениеләре  конкурс аша сайлап алынды. Конкурска барлыгы 12 шифанаханә гариза биргән һәм аларның барысы да хупланган.

    Субсидия алучылар арасында – “Ассы”, “Зеленая роща”, “Якты-Күл”, “Янган-Тау”, “Карагай”, “Красноусол”, “Танып”, “Юматово”, “Радуга” шифаханәләре,  “Каенкай”  ял йорты, “Каенкай” санаторий-профилакторие һәм “Энергетик” дәвалау-сәламәтләндерү үзәге.

     "Бу шифаханәләр – республика байлыгы, аларның матди һәм дәвалау базасы дистә еллар дәвамында формалашты. Аларда махсус хәрби операциядә катнашучылар, Луганск халык республикасы ветераннары һәм инвалидлары сәламәтлекләрен ныгыта. Үз чиратыбызда, без шифаханәләребез үзләре дә матди базаларын һәм ял итүчеләрне хезмәтләндерү сыйфатын яхшыртырлар дип көтәбез”, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: