Сәламәтлек
5 февраль 2023, 17:30

Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?

Фитнес клубка йөрү файдалыракмы?

Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?
Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?

Фитнес клубка йөрү файдалыракмы?

 Җәяү йөрү физик активлыкның иң файдалы төрләренең берсе санала. Ә менә баскычтан йөрү икеләтә файдалырак. Лифт килгәнен көтеп торганчы, җәяү атласагыз, сәламәтлегегезгә зур файда китерәчәксез.
Баскычтан җәяү йөрү:
- гомум кан һәм лимфа агымын стимуллаштыра;
- буыннарны ныгыта;
- аяклардагы, ботлардагы целлюлиттан арындыра, тән авырлыгын киметә, ябыктыра;
- организмның чыдамлыгын күтәрә;
- йөрәк, кан тамырлары, үпкә авыруларыннан профилактик чара;
- баш мие эшчәнлеген көчәйтә;
- борчылудан һәм депрессиядән арындыра;
- мускулларны ныгыта, гәүдәнең төз булуына булышлык итә.
Белгечләр әлеге физик активлыкны фитнес белән шөгыльләнү белән дә чагыштыра. Кыскасы, әгәр дә фитнес-клубка йөрергә вакытыгыз, акчагыз юк икән, баскычтан йөрегез.


 Фото: siestafood.ru 

 

Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?
Баскычтан җәяү йөрү файдалымы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас