Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 февраль 2023, 13:00

Катарактага операциядән соң нәрсә?

   Моннан берничә ел элек кенә әле катарактаны алдыру пациентны дәваханәгә салуны таләп итә, ә терелеп бетү чоры бер ел чамасына була иде...

Катарактага операциядән соң нәрсә?
Катарактага операциядән соң нәрсә?

   Моннан берничә ел элек кенә әле катарактаны алдыру пациентны дәваханәгә салуны таләп итә, ә терелеп бетү чоры бер ел чамасына була иде...

   Бүгенге заманча технологияләр операциядән соңгы реабилитация чорын шаккатмалы киметте. Мәсәлән, күз хрусталигын уңышлы алыштырганның икенче көнендә үк иелергә, ян якка ятарга, душ керергә, эшләргә, пресска көчергәнеш бирмәгән физик күнекмәләрне эшләргә мөмкин.

    Ләкин... барыбер дә күрү яхшырсын өчен кайсыбер таләпләрне үтәү кирәклеге хакында да онытырга ярамый. Операциядән соң мунча яки саунада булу, бассейнда яки башка сулыкларда коену тыела икән. Хәер, болар хакында табиблар алдан ук искәртә.

Фото: omiclinic.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: