Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 февраль 2023, 12:29

Антибиотиклар ни өчен ярдәм итми?

Антибиотикларны контрольсез куллану шул чиккә җиткән ки: бактерияләр кайсыбер препаратларга 100 процент каршы тора ала.

Антибиотиклар ни өчен ярдәм итми?
Антибиотиклар ни өчен ярдәм итми?

Моның никадәр зур хәвеф белән янавы турында һәркем белергә тиеш, ди табиблар. Чөнки бактериягә каршы препаратларны кирәксезгә куллану даруларга каршы тора алырлык чирләр барлыкка китерә.

   Дәрәҗәле   Lancet Planetary Health журналында басылган мәгълүматларга караганда, аерым препаратларны, мәсәлән, өченче буын цефалоспориннарны куллану дөньяда 37 тапкырга (!) арткан. Антибиотикларны контрольсез куллану шул чиккә җиткән ки: бактерияләр кайсыбер препаратларга 100 процент каршы тора ала. Мәсәлән, цифрофлоксацин кебек бәвел чыгару юлларын дәвалау өчен эшләнгән препаратның хәзер кирәге дә шулкадәр генә икән. Болар хакында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итә.

   Галимнәр әйтүенчә, антибиотикларны чамасыз куллану КОВИД-19 чорында аеруча көчәйде. Коронавирус белән авыручыларның барсына да диярлек, алдан чарасын күрик дип, бактерияләргә каршы дарулар билгеләделәр. Ә бит ковид вакытында чирнең катлаулану очраклары артык еш күзәтелмәде. Антибиотиклар исә интенсив терапия бүлегендә ятучы авыр чирлеләр өчен генә билгеләнергә тиеш булган...

Фото: stimbifid.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: