Сәламәтлек
2 февраль 2023, 05:13

Бу районнар – кызыл зонада

Чир йокламый. Сак булыйк! 

gripporvi.netgripporvi.net
gripporvi.net

Соңгы вакытта Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп белән чирләү очраклары арта башлаган.

 Узган атна белән чагыштырганда, чир йоктыручылар саны 1,6 процентка күбәйгән, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзор вәкилләре. Ә Хәйбулла, Куергазы, Гафури, Учалы районнары һәм Октябрьский белән Күмертау шәһәрләре “кызыл зонага” кергән.

Ата-аналарга балаларының сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк дип кисәтә табиблар. Чир билгеләре булган баланы бакчага яки мәктәпкә җибәрмәү хәерле. Чөнки бүген иң күп авыручылар – балалар һәм үсмерләр. 3тән 6 яшькә һәм 7дән 14 яшькә кадәрге балалар арасында чирләүчеләр саны 13,7 һәм 22,6 процентка арткан.

Сәламәт булыйк, чирләрдән сакланыйк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас