

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында беркетелгән халык саны 25 меңнән азрак булган медицина оешмаларында эшләүче табибларга компенсация түләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Бүген андый учреждениеләрдә 718 табиб эшли. 138 белгеч җитми.
- Табибларны һәм урта медицина персоналын җәлеп итүнең төп чарасы булып бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм пособиеләр рәвешендә ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары кала. Узган ел алар буенча финанслау күләме 185 миллион сум тәшкил иттте. 172 медицина хезмәткәре түләүләр алды, - диде Андрей Назаров.
Түләү тәртибе турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сөйләде.
- Табибларга компенсация түләүләре табиб-терапевт, участок табиб-терапевты, табиб-педиатр, участок табиб-педиатры һәм гомуми практика табибы белгечлекләре буенча биреләчәк. Аларны алу хокукы максатчан укыту турында шартнамә буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмаган, шулай ук Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белән төзелгән килешүләр буенча бер тапкыр бирелә торган компенсация пособиесен алуга хокукын тормышка ашырмаган Русия гражданнарына бирелә, - дип аңлатты Айрат Разифович.
Әлеге программаны тормышка ашыруга 150 миллион сум каралган.