Сәламәтлек
30 гыйнвар 2023, 10:00

Өйдә нинди дарулар булырга тиеш?

Аптечкагызны  ачып караганыгыз бармы?

Өйдә нинди дарулар булырга тиеш?Өйдә нинди дарулар булырга тиеш?
Өйдә нинди дарулар булырга тиеш?

* Терапевт һәр йортта булырга тиешле дарулар исемлеге белән таныштыра.

* Бинт, мамык, марлядан салфеткалар.
Градусник, тонометр, нашатырь спирты, жгут

* Медицина һәм бактерицидлы пластырь.
Кайчы, пинцет, җылыткыч (грелка), үлчи торган стакан, перчатка, битлек.

* Җәрәхәтләрне йогышсызландыра һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.

* Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган препаратлар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).

* Буыннар авыртканнан мазьлар.

* Аллергиягә каршы: лоратадин.
Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

* Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

* Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

* Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

* Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).

* Даруларны караңгы салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.
* Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып һәм яңаларын өстәп торыгыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас