Сәламәтлек
28 гыйнвар 2023, 06:28

Чаңгыга бастыгызмы әле, дуслар?

   Туган ягыбызның, бәрәкәтле Чакмагыш төбәгебезнең кышкы хозурлыгына сокланып туймаслык.

Чаңгыга бастыгызмы әле, дуслар?Чаңгыга бастыгызмы әле, дуслар?
Чаңгыга бастыгызмы әле, дуслар?

Туган ягыбызның, бәрәкәтле Чакмагыш төбәгебезнең кышкы хозурлыгына сокланып туймаслык. Кышкы табигатьнең гүзәллегенә, ап-ак кар өемнәренең сафлыгына, урманның тынлыгына рәхәтләнеп чаңгы шуа торган мизгелләр бу.

   Чакмагышта чаңгы шуу, шулай ук зур күләмле

узышлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. “Карагай” чаңгы базасының җиһазланышы, тирә-юньендәге төзеклеге зур игътибарга лаек.

   Без дә менә, “Өмет”нең тугры дуслары,  күпләргә билгеле шагыйрә – нәнәем Сәмига Низаева белән чаңгыда шуарга бик яратабыз. Кышкы урманга чыгып, табигать хикмәтләре белән соклануга ни җитә! Биредә таныш-белешләреңне, дусларыңны да очратсаң, аеруча күңелле.

   Янәшәдә генә, кергәч тә, база территориясенә бик

матур итеп кошлар өчен җимлекләр эленгән. Килгән халык, чаңгычылар аларны бер дә буш тотмый: һәркем  күчтәнәч алып килергә тырыша.

Язмам ахырында шуны да тагы бер билгеләп үтәсем килә, чаңгыларда шуу

күңелләргә сихәт кенә биреп калмый, сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Үзем эшләгән акытлы матбугат басмасында “Сәламәтлек сагында”, “Саулыгым-

байлыгым” рубрикаларын алып баручы буларак та мин моны яхшы беләм һәм

барлык яшьтәге кешеләрне дә бу кышны чаңгыга басарга

үгетлим!

                                                            Юлай НИЗАЕВ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас