Сәламәтлек
27 гыйнвар 2023, 07:50

Әзер күзлекне сатып алу начармы?

Әзер күзлекләр һәр оптика салонында һәм хәтта урам лотокларында тәкъдим ителә. Һәр күзлек кияргә мәҗбүр булган кешенең күзе төшәдер аларга. Бу мәкаләне укучылар арасында әзер күзлек сатып алучы кешеләр, һичшиксез, бар, шулай бит? Бу аңлашыла да, кысасы (оправа) да матур, әйбәт күренгән дә кебек, ә иң мөһиме – бәясе арзан. Ә оптика салоннарында шәхси заказ өчен бихисап түләргә туры киләчәк.

Әзер күзлекне сатып алу начармы?Әзер күзлекне сатып алу начармы?
Әзер күзлекне сатып алу начармы?

Әзер күзлекнең уңай ягы бар, әлбәттә. Мәсәлән, рецепт буенча ясалган күзлегегез ватылган, сынган, югалган очракта, ә яңасына заказ биргәч озак көтәргә кирәк булган вакытта проблеманы чишү варианты булып тора ул. Ләкин кыска вакыт дәвамында гына. Бу – әзер күзлекләрнең бердәнбер өстенлеге.

Табиб-офтальмологлар мондый күзлекне 2-3 сәгатьтән артык кияргә киңәш итмиләр. Аларның стандарт күрсәткечләре берничек тә барлык кешеләргә дә туры килә алмый. Линзаларның оптик көче һәр күз өчен 0,25-0,5 диоптрий тирәсенә (кайвакыт күбрәккә дә) аерылып торырга мөмкин. Шулай ук күз каралары арасы гаять зур әһәмияткә ия, чөнки һәр кешедә әлеге ара аерылып тора.

Моннан тыш, әзер күзлекләр арзан, начар сыйфатлы линзалар белән җиһазландырыла. Әгәр дә сездә астигматизм югары булса (зур минус яки плюс булганда), әзер күзлекне кигәч, күзләрегез кырыйлары бозылган картина күрәчәк.

Линзалары сыйфатсыз булган, диоптрияләр, күз каралары арасы дөрес булмаган әзер күзлекләр сурәтнең бозылуына һәм томанлылыгына гына түгел, ә җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин:

  • артык көчәнеш, ару, ачулану, күзләрнең кызаруы һәм яшь агу;
  •  күз авыруының үсеше;
  •  баш авырту, мигрень, баш әйләнү;
  •  кан басымы арту.
    Санап үтелгән билгеләрне әзер күзлек куллану белән бәйләмибез, гадәттә, ә башка сәбәпләрне эзлибез.

Йомгаклау:
Күрү сәләте акчага караганда мөһимрәк. Шуңа күрә күз табибына мөрәҗәгать итәргә һәм шәхси үзегезнең күрү параметрлары белән сыйфатлы күзлеккә заказ бирергә кирәк.

 

Фото: vistaoftalmologos.es

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас